Әти-әнисе риза, алары да бит урысча укып, яртылаш урыслашкан. 24 яшькә җитеп, оныгыбызның сыра да авыз иткәне юк. Ә ул милләтнең бәйрәмнәре күп, мәҗлесләрдә алар бик юмарт, үтереп кыстыйлар. Малайны әкренләп аракы эчәргә өйрәтүләре бар.
Безнең татар кызлары да бик чибәр бит. Татар илендә татар кызын да табып булыр иде, теләсәң. Булачак кодалар да тиз генә ризалык бирмәгәннәрдер. "Бабай, мин беркайчан да аракы эчәргә өйрәнмәячәкмен", - дип сүз бирде оныгым.
Килен ягы оныкны бик яратып кабул итте. Яшьләр ир бала туса - татар, кыз туса рус исеме куябыз дип килешкәннәр.
Нет комментариев