29 апрель 2017 яңалыклары
-
Ялларда озак йоклау сәламәтлек өчен зыянлы - галимнәр
Бэйлор университеты галимнәре белдерүенчә, ялларда күп йоклау режим сакламаучылар өчен зыянлы. Озак ял итү игътибарның начараюына китерергә мөмкин, дип яза inforeactor.ru.
-
Камада зур фаҗига (ФОТО)
Камада фаҗига - балыкчылар утырган көймә капланган. Шаһитлар көймәнең ярдан йөз метр ераклыкта әйләнеп капланганын хәбәр итә. МЧС хезмәте 31 һәм 28 яшьлек ике ирне, 25 яшьлек бер хатын-кызны коткарырга өлгерә. Ә тагын ике ирне таба алмыйлар. Суга батучы кешеләр алкоголь эчемлекләр кулланган дигән фараз да бар. Эзләү һәм коткару...
-
Казан үзәгендә коточкыч юл һәлакәте булды (ВИДЕО)
Вахитов районының Чернышевский һәм Мәскәү урамнары чатында "внедорожник" югары тизлектә "Хенде" җиңел машинасы белән бәрелешкән. Бәрелү көче зур булганлыктан, машиналар юл читендәге тимер койманы кубарган. Машиналарның икесе дә җитди зыян күргән. Социаль челтәрләрдә Казан уртасында булган коточкыч юл һәлакәтенең видеоязмасы пәйда булды. http://matbugat.ru/news/?id=18657 фото интернет чыганклардан алынды.
-
12 октябрьдә ахырзаман җитәчәк?!
Дөнья бетүнең чираттагы датасын әйттеләр. Безнең планета быелның 12 октябрендә юкка чыгачак, имеш. Бу юлы Җир шарына 40 метр диаметрлы ниндидер космик объект яный икән. Бер төркем галимнәр, тикшеренә торгач, галәмдә безгә таба зур тизлектә якынлашучы шул объектны күреп алганнар һәм аны планетабыз белән 12 октябрьдә бәрелешәчәк дип исәпләп чыгарганнар....
-
"Кызыбызның акылга зәгыйфь икәнен белгәч, ирем безне ташлап, бүтән гаиләгә китте"
Узган җәй көннәренең берсендә авыр сумкаларымны асып, көч-хәл белән кибеттән чыгып бара идем (хәзер бит супер-гипермаркетлар ясап бетерделәр, керсәң, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә тутырып чыгасың), шулчак артымнан кемдер килеп кагылды. "Әллә Айгөл инде? Ни хәлләрең бар, дустым? Алланың рәхмәте, карале, күрештек бит!" - диде ханым. Мин ни әйтергә белми терәлеп...
-
Сак булыгыз ! Урман бетенең актив чоры башланды
Табигать белән бергә талпаннар (урман бете) дә әкренләп йокысыннан уяна. Язгы-җәйге чорда урманга барырга кот очып тора, урман бете белән куркыталар. Талпанның энцефалит дигән куркыныч авыру китереп чыгаруын, баш һәм арка миен зарарлавы турында белмәүчеләр сирәктер. Бөҗәкнең иң актив вакыты май аена туры килә. Шулай да аннан кар төшкәнче сакланырга...