24 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Балыкбистәлеләр, салымыгызны түләгез дә, тынычлап йоклагыз!
Әйе дөнья мәшәкате, көндәлек кичектергесез эшләр белән кайбер мөһим, билгеле бер срокта кылынырга тиешле гамәлләребезне онытып та җибәрәбез. Шуларның да иң-иң кысан вакыт аралыгына кергәне, кичектергесезе, ул да булса физик затлар 1 декабрьгә кадәр мөлкәт, транспорт, җир налогын түләргә тиеш булалар. Налог органнары чыганакларыннан мәгьлүм булганча, "Физик затлар өчен налог...
-
Балык Бистәсендә “Халыкара коррупция белән көрәш көне” уңаеннан зур чаралар үткәреләчәк
Район башлыгы карары белән "Халыкара коррупция белән көрәш көне" уңаеннан 1 нче декабрьдән 9 нчы декабрьгә кадәр районда зур чаралар үткәрү планлаштырыла.
-
Балык Бистәсенең Тәберде-Чаллысы авылы мәдәният йортында үзешчән композитор Фәтхерахман Әхмәдиевне искә алу кичәсе узды
Тәберде-Чаллысы авылы мәдәният йортында үзешчән композитор, якташыбыз Фәтхерахман Әхмәдиевне искә алу кичәсе узды.
-
Татарстанда колак аппаратын югалткан 76 яшьлек бабай үз фатирында могҗиза белән исән калган
Казан коткаручылары, өлкән яшьтәге ир-ат яши торган фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Агентлык язуынча, кичә шәһәрнең газ хезмәткәрләре 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Восход урамында урнашкан 3нче йорттагы бер фатирдан көчле...
-
«Хәния Фәрхине соңгы тапкыр күргәндә нигә кочаклап алып, хәлләрен сорамадым икән?!»
Бу мәкаләне язарга әллә ничә тапкыр утырдым инде. Үзем дә аңлый алмыйм: нигәдер һаман суздым, тарттым. Ниһаять, бөтен көчемне җыеп, Аллага тапшырып, кулыма каләмемне алдым.