21 март 2017 яңалыклары
-
Сатуга тормыш өчен куркынычлы сагыз чыгарылган
Илнең берничә төбәгендә берьюлы ата-аналар ризасызлык белдерә башлады. Бу канәгатьсезлек балаларында сәер биремнәр язылган төргәкле сагыз күрү белән бәйле. Соңгы арада яшүсмерләрнең Интернеттагы дуслары йогынтысында үз-үзләренә кул салу очраклары күзәтелгәнгә күрә, ата-аналарда мондый ризасызлык туу нигезле, дип яза "Российская газета".
-
Балык Бистәсендә Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы активының семинар–киңәшмәсе булды
Аның эшендә Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Биектау, Питрәч, Лаеш, Теләче һәм Балык Бистәсе районнарыннан барлыгы 100 гә якын профсоюз активисты һәм социаль партнер катнашты. Татарстан Республикасында социаль парнерлыкны үстерүдә профсоюз оешмаларының роле һәм бурычлары турында Профсоюзларның Татарстан оешмасы рәисе Ольга Калашникова чыгыш ясады. Профсоюзларның мәгълүмати эшчәнлегендәге заманча ысуллар белән Икътисад...
-
Татарстанда сөт пакетыннан үле җәнлек чыккан
Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә бер ханым кибеттән сөт сатып алган.
-
Зәйдә үсмерләр дүртенче каттан егылган хатын-кызны көлә-көлә видеога төшергәннәр (ВИДЕО)
Зәйдә берничә үсмер дүртенче кат балконында асылынып калган хатын-кызны видеога төшереп торганнар. Бу хәл аларга бик кызык тоелган. Хатын-кыз ярдәм сорап кычкырган һәм озак кына асылынып торганнан соң аска мәтәлгән. Үсмерләр шуннан соң гына ашыгыч ярдәм чакыртырга уйлаганнар. Мәгълүматларга караганда, хатын-кыз исән калган. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Ханымның балконда асылынып...
-
Композитор Ризван Хәкимов турында Элвин Грей: “Ризван абый миңа әти кебек – ашатты, киендерде”
Казанда "Елама, ярсыма", "Агымсу юлын таба", "Гомер буйлап барам", "Үтми торчы, гомер", "Юллар көтә", "Әллә нинди язмыш", "Эй, Ходай, исәнлек бир", "Кузгала поезд" һәм башка алтын хитлар авторы, Уфада яшәп иҗат итүче танылган композитор Ризван Хәкимов җырларыннан торган гаҗәеп концерт узды. "Җырларым сезгә кала!.." зур сәхнә белән саубуллашу турының тамашасында...
-
Илсөя Бәдретдинова: "Әле дә апалар булган, ярый әле абыйлар түгел..."
Бу араларда җырчы Илсөя Бәдретдинова яз кияргә матур киемнәр алып йөри. Ул Инстаграмга төрле образларда төшкән фотоларын яңартып кына тора.
-
Табиб ишеге төбендәге су буе чиратлар бетәчәк
Медицина өлкәсендә еш яңгыраган проблемаларның берсе - тиешле белгечләргә эләгә алмау. Табиб ишеге төбендә, гадәттә, су буе чират. Бу мәсьәләне хәл итү максатында, электрон чиратны уйлап таптылар.
-
Балык Бистәсе районы “Агрохимсервис” җәмгыятенең Зюзино хуҗалыгы эшчеләре гел эштә
"Агрохимсервис" җәмгыяте Зюзино хуҗалыгында булганда техника утарында бер төркем механизаторлар авыл хуҗалыгы тагылма машиналарын язгы кыр эшләренә әзерлек чаралары алып баруларын күрдек.
-
Балыкбистәлеләр чисталык ярата
Муниципаль район территориясендә 1 апрельдән 31 майга кадәр традицион санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Бу чорда барлык авыл җирлекләре, оешма, предприятие, учреждение, уку йортлары коллективлары үз территорияләрендә тәртип урнаштырырга, яшелләндерергә, бина, корылмаларын төзекләндерергә бурычлылар. Бу мөһим эшкә шәхси йорт хуҗалары, күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә актив кушылырлар дип ышанабыз. Чисталык һәрберебездән башлана...
-
Зәйнәб Фәрхетдинова булачак киленнәренә таләпләр турында: «Дискобарларга йөри торган булмасын»
- Исәнмесез, хәлләрегез ничек? - Яхшы. Бу көннәрдә гел студиядә без. Августта 50 яшь тула, юбилеем, шуңа әзерлек эшләрен башладык. Элекке җырларны яңартабыз. Заман башка таләпләр куя, җырлар яңача яңгырарга тиеш. Зөфәр абыегызның "Елама, ярсыма"сын Радик та бик матур итеп башкара бит! Элекке җырларга тотынмый торсаң, тузан утыра. Шуңа да...