Балык Бистәсендә мәктәп укучыларының чыгарылыш тантанасы булып узды
Мәктәпләрдәге бердәм дәүләт имтиханнары тәмамланды. Чыгарылыш кыз һәм егетләре иркен сулыш алдылар. Ә кичә алар өчен бәйрәм - аттестат тапшыру тантанасы булды. Ул район үзәге Чулман буендагы мәйданчыкта барды.