Соңгы азан (ХИКӘЯ)
Таңнарны ярата Рәхимҗан. Таң аңа яңа көн тууын хәбәр итеп, киләчәккә өмет уята. Ә бит төн йокылары качып, таңнарны аттыра алмый изаланган чаклары да булмады түгел, булды... Бөтен барлыгы, җаны-тәне үзгәрешләргә, яңарышка сусаган иде аның.
Ниһаять, ул көннәр килде. «Үзгәртеп кору», - диделәр барысы да беравыздан. Тансык иде бу сүз,...