Балык Бистәсе районында Сабантуй көннәре билгеләнде
Район башлыгы Илһам Валеев карары нигезендә быелгы Сабантуй бәйрәмнәре район үзәгендә - 4 июньдә, ә авылларда 4-5 июньдә үткәреләчәк.Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хабибуллин рәислегендә оештыру комитеты составы расланды.
Фотосы:stepnoeslovo.ru