Тукай минем күңелемдә...
Тукай минем күңелемдә
"Туган тел"е белән.
Кырлай урманында Шүрәлесен
Төшләремдә күрәм.
Таң атканда, Су анасы гүя,
Суга чумып уйный.
Акбаеның башларыннан әнә
Сабый бала сыйпый.
Балаларга нәни Апуш булса,
Өлкәннәргә олы Тукай ул.
Безнең күңелләргә әкиятләр аша
Ак күбәләк булып кунган ул.
Халкым диеп яным яшәгәнсең,
Аңа гына хезмәт иткәнсең,...