Хөрмәт, олылауларга лаеклы ул, Әлфинур( фотолар)
-Минем хезмәтем хәрәкәт итүне таләп итә. Көне буена нинди төр күнегүләр генә эшләмисең. Эшкә барып - кайтканда да мин саф һавада җәяү йөрергә яратам. Хәрәкәт-тормышның асылы, дип саныйм,-ди язма героем. Сүзем "Чулман йолдызлары" үрнәк балалар хореография коллективы җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Әлфинур Шәвәлиева турында.