Чишмәләрдә гомер агышы
Авыл башындагы нык, таза бүрәнәләрдән күтәртелгән йорт ерактан ук балкып, күренеп тора. Өйдән чыгып яр астына төштең исә чишмә челтерәве ишетелә. Һәркөнне әнә шул чишмә янына килеп, аның белән серләшергә, аның агышын тыңларга гадәтләнде Гайнетдин ага.