20 декабрь 2017 яңалыклары
-
Машина йөртүчеләргә яктыртучы жилет кияргә мәҗбүри булачак
Машина йөртүчеләрне яктыртучы жилет кияргә мәҗбүр итәчәкләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев имзалаган карар Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыккан һәм ул 90 тәүлектән соң үз көченә керә, дип яза «Татар-информ». Торак пунктлардан читтә булганда машина йөртүчеләр караңгы вакытта тукталып торганда яктыртучы тасмалары булган куртка,...
-
САЛКЫН ТИСӘ, ГРАНАТ АЛ
100 мл кайнар суга 1 чәй кашыгы вакланган гранат кабыгы салып, 20 минут төнәтергә. Аны көнгә 3 тапкыр 2 шәр чәй кашыгы кабарга. Дәвалану курсы - бер атна. Төнәтмә иммунитетны күтәрә. Аны куллануны савыккач та дәвам итәргә кирәк. фотоhttp://normplay.ru
-
Өйдә ясалган шоколад (рецепт)
Өйдә шоколад ясауның шундый җиңел рецептын тәкъдим итәм, өстәвенә тәмле дә булачак. Шоколад өчен: 1 чәй кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы какао ("Несквик" бик яхшы эреп бетә, төерчекле булмаячак), 50 грамм атланмай, 2 аш кашыгы сөт. Эш тәртибе: майны эретергә, шикәр комы, какао һәм сөтне бергә болгатырга, аннары майга...
-
Балыкбистәлеләр, район газетасына язылыгыз һәм мультиварка отыгыз!
Якташыбыз, "Строитель-5" оешмасы җитәкчесе Фәрхулла Заһидуллин вәгъдә сүзендә торды. Ул район газетасына киләсе елның беренче яртыеллыгына яздыручыларга бүләген редакциябезгә китереп тапшырды. Кыйммәтле РМС-М22 мультиваркасы үз хуҗасын язылучыларыбыз арасында табачак. Оту өчен шарт бер генә - квитанциянең күчермәсе 10 гыйнварга кадәр бездә булырга тиеш. Ә җиңүче 19 гыйнвар көнне билгеле булачак....
-
Якташыбыз, көрәшче Ильмир Төхвәтуллин Россия чемпионатыннан алтын медаль белән кайтты
Якташыбыз, көрәшче Ильмир Төхвәтуллин Россия чемпионатыннан алтын медаль белән кайтты. Пермьдә узган көрәш бәйгесендә дистәләгән республика, өлкәләрдән 130 көрәшче бил алышкан. Ильмир 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында җиңүче булып калган һәм алтын медаль белән 45 мең сум акчалата бүләккә ия булган. Афәрин, Ильмир! фото газета архивыннан алынды.
-
Балык Бистәсе композиторы Расил Әхәтов белән шагыйрь Вазыйх Фатыйхов иҗат иткән җыр җиңү яулады
Шушы көннәрдә узган "Татар җыры" бәйгесендә якташларыбыз композитор Расил Әхәтов белән шагыйрь Вазыйх Фатыйхов иҗат иткән "Яшеннәр сызган юл" җыры "Алтын Барс" ка ия булды. Бүләкне әлеге җырны башкаручы, Татарстанның халык җырчысы Рөстәм Закировка ("Халыкчан җыр" номинациясе) тапшырдылар. Балык Бистәсенең әлеге иҗатчылары һәм композитор Габдеразак Мингалиев төрле елларда иҗат иткән...
-
Быел Балык Бистәсендә “Яңа ел бәйрәме” кайчан үткәреләчәк?
Быел район үзәгендә "Яңа ел бәйрәме" 30 декабрь көнне үткәреләчәк. Бәйрәм район мәдәният йорты янәшәсендәге махсус мәйданчыкларда узачак. Оештыручылар "мәгариф", "мәдәният", "спорт" мәйданчыкларында дистәләгән конкурслар, бәйгеләр үткәрергә планлаштыралар. Бәйрәм тамашасына килүчеләр программа кысаларында район башлыгы котлавын ишетәчәкләр, Кыш бабайлар парадын күзәтәчәкләр, Яңа елга иң яхшы әзерләнгән оешма- предприятие, авыл җирлекләре...
-
«Бала баласы балдан татлы диләр, минем очракта киресе» [тормыш хәле]
Дөнья дигәннәре Саниягә салкын суны да өреп эчәргә өйрәтте. Барысы да кияүгә чыккач башлана. Туйдан соң ире аны чүп-чарга баткан фатирга алып кайта. Санияне тапланып һәм кубып беткән обойлар, иске урын-җир, күгәреп, көеп һәм тишелеп беткән савыт-сабалар, ертык өстәл җәймәсе, пычрак идән, җимерек шкаф каршы ала. Хатынның бәгыреннән сытылган яшь...
-
Балык Бистәсе тәрбиячесе республика конкурсы призеры булган
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында рус телле тәрбиячеләрнең "Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим" дип исемләнгән республика күләм һөнәри осталык конкурсы булып узды. Конкурс өч этапта булды. Беренче турга Татарстанның 32 районыннан һәм Казан, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән "Мин һәм минем тәрбиядәге балалар татарча сөйләшәбез" дигән...
-
Балык Бистәсенең Күки авылы мәчетендә Татарстан Республикасы Диния Назәрәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында Мәүлид бәйрәмен дә билгеләп үттеләр
Шушы көннәрдә Күки авылы мәчетендә Татарстан Республикасы Диния Назәрәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу булды.
-
Балык Бистәсе кызын 8 меңгә алдаганнар
Интернет челтәре-кешелеккә зур мөмкинлекләр ачкан, офыкларын киңәйткән могҗизага тиңдер инде. Аның киңлекләрендә белеп, акыл белән йөзүчеләр үзләренә кирәкле мәгълүматларны гына табып калмыйлар, ә бәлки акча да эшлиләр. Әмма медальнең дә ике ягы бар дигәндәй, Интернет мөмкинлекләреннән һәр төрле адәм актыклары- мошенниклар да бик оста файдаланалар шул. Хәзерге көндә Интернет аша...
-
Элвин Грей, Салават һәм Айдар Галимов Яңа ел корпоративында күпме акча эшли?
Бусагада Яңа ел. Эстрада йолдызлары өчен корпоративлар чоры башлана. "Башинформ" агентлыгы татар һәм башкорт җырчыларының бер кичтә күпме акча эшләгәннәрен санады. Беренче урында Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов. Аның корпоративларда чыгышы 200 мең сумнан башлана. Иң югары бәя - миллион сум. Җырлар саны бәйрәмгә чакыручы белән индивидуаль рәвештә...
-
Каникул чорында республиканың 31 районында 290 мәктәп яны лагере эше оештырылачак, аларда 10 мең 478 бала ял итәчәк
Икенче дүшәмбедән Татарстанда мәктәп укучыларының кышкы каникуллары башлана. Бу хакта кичә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте, дип яза президент матбугат хезмәте.