Ул үзенең һөнәре белән горурлана
Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: рәссам, укытучы, пешекче, шагыйрь, табиб, китапханәче ... Әйе, алар арасында китапханәче һөнәре дә бар. Мин - китапханәче! Мин моны һәрвакыт, һәр җирдә горурлык белән әйтәм. Чөнки мин үз һөнәремне бик яратам. Мин анда яшим.