15 март 2018 яңалыклары
-
Файдалы догалар
Йоклаганда курыккан кеше укый торган дога: Әгузү билләәһи мин газәәбиһи үә шәрри гыйбәәдиһи үә мин һәмәзәәтишшәйәәтыйни үә ән йәхъдүруун. (Сыенам Аллаһка Аның газабыннан, кешеләрнең начарлыкларыннан, шайтаннарның һәртөрле явызлыкларыннан һәм бәйләнүләреннән). Иртән иртүк җиңел торыр өчен укыла торган дога: Иртән кирәк булган вакытта уяныр өчен, йокларга яткач 3 мәртәбә "Аятел-Көрси" укыла....
-
Соципотека һәм арендалы торак программаларында катнашучылар өчен ике йорт төзелеп бетте
Болгар һәм Алабугадагы яңа йортларда социаль ипотека һәм арендалы торак программаларында катнашучы ятим балалар яшәячәк.
-
Ана күңеле алдан сизгәнме?
Наилә апа гомере буе фермада эшләде. Ул елларда колхозларда терлекчелек гөрләп тора иде. Савым сыерлары күп, бозаулар үстерелеп сатыла. Ферма көтүләрен алмашлап икешәр кеше атка атланып көтә иде. Яздан ук фермалар урман авызындагы аланлыктагы җәйләүгә күченәләр. Көненә ике тапкыр савымга йөк машинасына төялеп китәләр, җырлый-җырлый, көлешә-көлешә баралар. Җиләк пешкән чорда,...
-
Балык Бистәсендә гаилә командалары ГТО тапшырды
Күптән түгел "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында "ГТОны бөтен гаилә белән" кышкы фестивале узды. Бу спорт бәйрәмендә 6 команда катнашты. Беренче урынны Биектау урта мәктәбеннән Сафиннар гаиләсе алды. Икенче, өченче урыннарны Мәгъсумовлар (Югары Тегермәнлек), Зыятдиновлар (Юлсубино) гаилә командалары бүлеште. Әзерләде Илгиз Җамалиев.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов: «Быел тормышыбызда зур үзгәрешләр булачак»
Меңләгән тамашачының яраткан җырчысы Вәсилә Фаттахова арабыздан китүгә ике елдан артык вакыт үтте. Əниләре үлгәннән соң, ике баласын - Кәрим һәм Кәмиләне ире Илгиз үзенең әти-әнисе белән тәрбияли. - Илгиз, ничек хәлләрегез? - Әкеренләп эшләп йөрим, балалар үсә... Быел тормышыбызда зур үзгәрешләр булачак. Мин бит, төп эшемнән - төзелештән тыш,...
-
Балыкбистәлеләр, мандарин кабыгының файдасы
Соңгы вакытта күпләр ютәлне дәвалый алмаудан зарлана. Йөткерүдән мандарин кабыгы булыша. Мандаринны юып әрчисең дә кабыгын кайнап торган ике стакан суга салып кайнатасың. Суынгач, сөзеп алып, көненә өч тапкыр яртышар стакан эчәсең.
-
Фарсель Зыятдинов: "Кәбестәне үренте өчен март ахырында чәчәргә кирәк"
Тиздән бакча сезоны башлана. Һәвәскәр бакчачы Фарсель абый Зыятдинов белән әңгәмә тәкъдим итәбез. - Хәзер шундый вакыт - һәрбер бакчачы үзенең орлыклар саклана торган шкафына "ревизия" ясарга тиеш. Нинди сортлары бар - аерып алып, тишелешен тикшерергә кирәк. Аны белү читен түгел. Чүпрәкне яисә марляны юешлисең дә, шуңа орлыкларны тезеп чыгасың....
-
Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнгән Данил Котенев үле килеш табылган
Ул үлеме алдыннан язу калдырмаган. Түбән Кама чаңгычысы Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнгән Данил Котенев бүген иртәнге биштә үле килеш табылган, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Инга Мазуренко. "Бүген иртәнге бишләр тирәсендә 5нче номерлы тикшерү изоляторында ир-ат гәүдәсе табылды, җәзалау эзләре...
-
Балыкбистәлеләр, 18 март көнне районыбызда бик күп чаралар узачак
18 март-Россия Президентын сайлаулар көнендә районыбызда күп төрле мәдәни һәм спорт чаралары уздыру күздә тотыла.
-
2018 елда Татарстанда социаль ипотека буенча 527 мең квадрат метр торак төзеләчәк
2017 елда әлеге программа буенча гомуми мәйданы 526,1 мең квадрат метрны тәшкил иткән 9876 фатир төзелде.
-
Миңнеханов "Ана даны" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды
Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар.
-
Илназ Гарипов әтисез балачагы турында сөйләгән
Каршымда - инстаграм. Аннан хәлдән тайган күзләре белән җырчы Илназ Гарипов карап тора. Ник ул арыган соң? Концертына көне буе пиджак теккән! Мәрхүм әтисенең костюмыннан.
-
Балык Бистәсенең Күки авылы егетенә диңгез тубыктан
Балык Бистәсе юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге җитәкчесе Айрат Ринат улы Исмәгыйлов хәбәр итүенчә, соңгы рейд вакытында юлда бик күп тәртип бозу очраклары булган. Яңа Арыш авылына кунакка килгән Күки авылы егете исерек килеш рульгә утырып, өенә кайтырга чыга. Юлда аны юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары туктата, ләкин ул туктарга...