11 май 2017 яңалыклары
-
Альбина Апанаева операция кичергән
Җырчы Альбина Апанаева Уникста узган "Йөрәктән йөрәккә" концертында чыгыш ясарга тиеш иде, әмма ул килмәде. Килмәвенең сәбәбен белергә теләп үзенә шалтыраткач, Альбинаның хастаханәдә ятуы билгеле булды.
-
Казанда акты ярсып сыра “елгасы”: бу хәлне күреп, йөрәге әрнегәннәр дә бар (ВИДЕО)
Социаль челтәрләрдә Казандагы базаларның берсендә акцизлары булмаган алкоголь продукциясе яки куллану вакыты чыккан товарның юкка чыгарылуы төшерелгән. Казан уртасында мондый хәл булыр дип кем уйлаган?
-
Быел Ураза башлану көне һәм Фитыр сәдакасы күләме тәгаенләнде
Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының чираттагы Пленум утырышы булды. Пленумга республиканың барлык 48 имам-мөхтәсибе, казыйлар, дини уку йортлары һәм мөселман оешмалар җитәкчеләре җыелды, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
-
Балык - Бистәсенең “Логос” хуҗалыгы алдынгы хезмәткәрләрен зурлады
Хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең икенче өчкөнлегенә йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча кабат "Логос" хуҗалыгының алдынгы тракторчысы Илдар Сахипов (140 гектарда чәчү чәчеп) җиңүче булды. Аңа һәм башка премия ияләренә: Иван Храмов ("Кулон), Рәис Мингалиев (Кече Әшнәк), Габдрәшит Мингәрәев ("Масловский"), Фәнис Гайнетдинов ("Азык-төлек корпорациясе"), Фәнил Сафинга ("Шәмсетдинов") эш урыннарында бүләкләр тапшырылды. Автор...
-
Балык - Бистәсенең агротехникумында тагын имтихан
Район агротехникумында шушы көннәрдә генә 13 егет квадрацикл һәм кар мотоциклы белән идарә итү өчен таныклык алу максатыннан имтихан тапшырдылар. Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы Ленар Гыймаевның сүзләренә караганда, алар барысы да яхшы әзерлек белән килгәннәр һәм югары билге алганнар. Быел имтихан тапшыра алмаучылар булмаган. Автор Идрис Аметов. фотоgood-story.net
-
Районыбызның хуҗалыклары һәм фермерларыбыз арасында чәчүне тәмамлаучылар бар
Районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз быел 35 мең гектарга якын мәйданда сабан культуралары чәчәргә планлаштырган иделәр. Бүгенгесе, ягъни, 12 май көненә инде әлеге күләмнең яртысыннан артыгында эш тәмамланган. Кыр эшләрен бүген "Логос", Кулон", "Масловский", "Азык-төлек корпорациясе", "Кама", "Зюзино" хуҗалыклары уңышлы төстә алып баралар. Кечкенә фермерлык хуҗалыкары арасында инде чәчүне тәмамлаучылар да...
-
Балык Бистәсенең берничә хуҗалыгы терлекләрен җәйләүгә чыгардылар.
Май ае быел җылы, матур көннәре белән бик сөендермәсә дә берничә хуҗалык инде терлекләрен җәйләүгә чыгардылар. Әйтүләренә караганда быел дистәдән артык хуҗалык һәм фермерларның җәйге лагерьлары эшләячәк. Анда барысы 4,2 мең баш савым сыерлары җәйләүгә чыгачаклар. Автор Идрис Аметов. фотоrbash.pnzreg.ru
-
Районыбызда “Тормышыңны сакла! Кимет тизлекне!”дигән акция башланды
8 майдан Россиядә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән Дүртенче Глобаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы игълан ителде.Ул 14 майга кадәр дәвам итә. Аның төп максаты- җәмәгатчелекнең игътибарын тизлекне арттыру нәтиҗәсендә булган аварияләр проблемасына юнәлтү. Бу атналык кысаларында "Тормышыңны сакла! Кимет тизлекне!" социаль кампаниясе уздырыла. ЮХИДИ инспекторлары автомобильчеләр тарафыннан тизлекне арттыру фактларын...
-
Балык - Бистәсенең Шиланка авылында митинг узды
Шиланка авылында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы минтингны Анатыш авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев ачып җибәрде.
-
Татарстанның бер районында караучысыз калган сабый чак һәлак булмаган
Татарстанның МЧС идарәсе хәбәр итүенчә, әти-әнисенең игътибарсызлыгы аркасында Минзәлә районында зур фаҗига була язган. Бакчада эш белән мәшгуль булган олылар сабыйларының елга буена төшеп китүен күрми калган. Нәтиҗәдә яшь ярымлык сабый Минзәлә елгасына егылып төшеп чак батып үлмәгән, дип яза menzela.ru. Әти-әниләре аны тиз арада хастаханәгә илтә. Тын алу юлларына...
-
Кешеләр 25 метрлы аттракционнан егылып төшкән (ВИДЕО)
Гадәттән тыш хәл Төркиядә шушы көннәрдә генә булган. Аттракционнар паркында төзек булмаган күңел ачу җайланмасыннан кешеләр егылып төшкән. Күз алдыгызга китерәсезме: әлеге аттракционның биеклеге 25 метр икән! Трос өзелүдән килеп чыккан хәвефле хәл нәтиҗәсендә 10лап кеше төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган, дип яза Сегодня. http://matbugat.ru/news/?id=18744 фото интернет чыганаклардан алынды.
-
Күренекле композитор Ганс Сәйфуллин вафат
Бәраәт кичендә Татарстанның халык артисты, күренекле композитор, заманында "Татар яшьләре җыены" проекты белән Татарстанны шаулаткан, күпме яшьләргә профессиональ сәхнәгә күтәрелергә ярдәм иткән, биш йөзләп җыр авторы, гомерен тулысы белән татар сәнгатенә багышлаган күренекле шәхес Ганс Сәйфуллин вафат.