6 сентябрь 2017 яңалыклары
-
“Хатын, машинаны алып киткәннәр!”
Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылында яшәүче энекәшебез Мәсхүт Казанга машина белән килгәч күргән маҗараларын көлә-көлә сөйләде. - Хатын машина белән Казанга баруны бик ярата, әйдә, барабыз дип кенә тора, - дип сүз башлады ул. - Барабыз да бит, артыбыздан штрафлары күп кайта, мин әйтәм. Бер баруда тизлекне арттырган өчен 500 сум...
-
Сәламәтлек өчен файдалы продуктларга тамга салыначак
Сәламәтлек өчен файдалы продуктлар яшел төс белән маркировкаланырга мөмкин. (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы россиялеләр арасында файдалы туклануныны популярлаштыру юнәлешендә эшли. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Көнчыгыш икътисади форумда "Россия 24" каналына белдергән. Бу хакта "Известия" яза. "Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм...
-
Гөлназ Асаеваны ник гаеплиләр?
Интернет челтәрендә җырчы Гөлназ Асаева турында "наркотик маддәләр кулланып, Уфадагы төнге клубта тавыш куптарган" дигән мәгълүмат пәйда булды. Әмма Гөлназ "инцидент булды, ләкин мин берни дә кулланмадым, ул көнне, гомумән, рульдә идем", - дип, бу мәгълүматны кире какты. - Дусларым белән Уфада төнге клубка бардык. Гадәттә, төнге клубларга керткәндә, кулга...
-
«Үтерергә теләмәдем, юкса, балтаның йөзе белән чапкан булыр идем» [ахырзаман галәмәте]
Людмила Кириллова 1927нче елда күршедәге Тәтеш районының Чуаш Чагылдымы авылында туа. Гомере Иске Мертледә уза аның. Ире Александр белән өч кыз үстерәләр. Хәзер үзләре дә 70 ягындагы балалары читтә яши. Хәер, 2013нче елда әтиләре дөнья куйгач, Ульянов каласында теркәлгән олы кызлары Эльвира Саксонова, күбрәк, әнисе янында төп нигездә тора. Аның...
-
“Рәнҗеше төшми калмас әле...”
Тәмам хәлдән тайган Гайшә карчык, ах-ух килеп, мунча буендагы гөлҗимеш күлә-гәсенә куелган эскәмиягә барып утырды. Үзе алъяпкычының итәге белән тирләгән маңгаен сөртә-сөртә сөйләнде: "Менә каһәр суккыры, керергә урын тапкан, чыгарга тапмый! Ярый, кирәген алды, йөрмәсен иде юкны эзләп". Сүз күрше тавыгы турында бара иде. Ачуың килмәслекмени! Кояш чыгу белән җим...
-
Күңел ярасы (ХАТ ЭЗЕННӘН)
Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында яшәүче Рәхмәтуллина Рәмзия язган хатта, бер уйлаганда, зурдан кубып тикшерүне, өйрәнүне сорый торган мәсьәлә юк та кебек. Чөнки кайбер җитәкчеләрнең үз кул астында эшләүчеләргә кимсетеп каравы, теленә ни килсә шуны әйтүе - адым саен диярлек очрый торган хәл. Акыл-тәрбия ягы чамалы булган җитәкчеләрнең үз-үзләрен...
-
Балык Бистәсендә соңгы бер айда 14 исерек машина йөртүче тоткарланган
Агымдагы ел башыннан район территориясендә руль артына исерек хәлдә утырган 65 транспортчы җаваплылыкка тартылган. Соңгы айда гына да 14 исерекне тоткарланган. Әле полиция хезмәткәрләре күзенә чалынмаганнары күпмедер!?
-
Татарстанда берәүләргә 17 ел элек кылынган җинаять өчен 66 ел төрмә яный
Татарстан Югары суды бүген 2000 елның 29 сентябрендә кылынган җинаять өчен хөкем карарын игълан итте. Суд тарафыннан Түбән Каманың «Красноключенские» оешкан җинаять төркеменең 37-39 яшьлек дүрт әгъзасы гаепле, дип табылган. Гомумән алганда, алар барысы бергә 66 елга иргеннән мәхрүм ителгән. Җинаять кылынган вакытка Рамил Ибраһимов, Максим Боголюбов, Сергей Емелин һәм...
-
Балык Бистәсендә урак батырларын зурладылар
Әле шушы көннәрдә генә районыбызда урып-җыю эшләрендә катнашучыларның хезмәтенә икенче мәртәбә йомгак ясалды һәм җиңүче экипажларга эш урыннарында район башлыгының акчалата бүләкләре тапшырылды. Уракның икенче ун көнлегендә чит ил комбайннары арасында "Кама-Агро"хуҗалыгыннан Сәмигулла Нәбиуллин белән "Логос" комбайнчысы Петр Шербаков беренче-икенче урыннарны бүлештеләр. Алар 818-719 тонна ашлык суктырып алганнар. Өченче урынга...
-
«Яратасыңмы дип Фәнүзәдән сорап торучы булмады, кияүгә бирделәр» [гыйбрәт өчен]
Якынын югалткан кешенең йөрәгенә башта кырык шырпы кадала, аннары әкренләп утыз тугызы төшеп бетә, ә берсе - гомерлеккә җанда сызларга кала диләр. //Себерке// Фәнүзә дә йөрәгенә уелган тирән яра белән ел арты ел уздырды. Һай, ул елларның авырлыгын белсәң икән син?! Аның халәтен бары үзе шундый хәлдә калганнар гына аңлый...
-
"Әниемне шундый хатындыр дип күз алдыма да китерә алмый идем”
Кем генә яратмый сабантуй бәйрәмен! Сабан туе - яшьлек туе, дип юкка әйтелми, олылар бергә тәгәрәшеп үскән яшьлек дуслары белән очраша, яшьлекләрен искә төшерә. Ел саен бу бәйрәмне олысы да, бала-чагасы да түземсезлек белән көтеп ала. Быел без дә, картлар булсак та, үзебезчә бизәнеп бардык ул бәйрәмгә. Халык та бик...
-
Габделхәй Биктаһиров: "Хәния төшемә ярдәм сорап керде..."
Халкыбызның моң алиһәсе Хәния Фәрхинең үлеменә 7 сентябрьдә 40 көн була. Әлфия Авзалованың кырыгы көнне - 27 июльдә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты вакытсыз арабыздан китте. Эстраданы шаулатып торган кешенең кинәт кенә гомере өзелүгә һаман да ышанасы килми. "Хәниямнең тавышын әле дә радио-телевизордан тыңлый алмыйм. Бик авыр", - дип сөйләгән...
-
Балык Бистәсендә яшәүче берәү “ мәк саламын җыйган ялгыш кына”...
Балык Бистәсе эчке эшлр бүлеге хезмәткәрләре оператив-эзләнү чаралары барышында Котлы Бөкәш авылында яшәүче "Р"ның йорты верандасында шкаф артында яшерелгән җирдән 21,1 грамм күләмендә мәк саламы табып алалар. "Р"га карата җинаять эше кузгатылган. Автор Илгиз Җамалиев. фотоForum.say7.info
-
Балык Бистәсендә “ итәк астыннан” исерткеч сыеклык сатучының эзенә төштеләр
Корноухово авылында яшәүче бер хатын (Ф.дип атарбыз) акча эшләүнең җиңел ысулын уйлап тапкан. Дөресрәге, башкаларның "уңай тәҗрибә"сен үзләштергән. Үзе әйтүенчә, ул бер мәрхәмәтле бәндәдән юнь бәягә генә «зәм-зәм суы"-килеп чыгышы, составы мәгълүм булмаган спиртлы сыеклык сатып ала. Кемнән, кайчан, кайда алганын хәтерләми инде әлбәттә. Ничек итеп шундый мәрхәмәтле, юмарт кешене...