2 февраль 2018 яңалыклары
-
Балык Бистәсендә 10нчы февраль көнне нәрсә була?
2018 елның 10 феврале балыкбистәлеләр өчен бик истәлекле дата булып кереп калыр бугай.
-
Диспансеризация узу өчен эштән ял бирелергә мөмкин
Сораштырылган кешеләрнең күпчелеге диспансеризацияне эштән китә алмау сәбәпле уза алмавын әйткән.
-
"Китәсен белгән кебек, һәр кеше белән саубуллашып чыккан..." Таиландта һәлак булган ханымнарны якыннары искә ала
«Татар-информ» агентлыгына Таиландның Пхукет утравындагы юл-транспорт һәлакәте турында өстәмә мәгълүматлар билгеле булды. Фаҗигадә Зәй шәһәреннән килгән ике хатын-кыз һәлак булган иде.
-
«Менә, Лилия, син комаучауламасаң, фатирлы-машиналы кешедә кияүдә булыр идем»
Югары уку йортына кергәнче, районыбызның бер авылында ике ел эшләргә туры килде. Мине ике этажлы йортта урнашкан тулай торакка урнаштырдылар. Тулай торак кызларны даими рәвештә алыштырып тора, чөнки аларны берәм-берәм кияүгә «чүпләп» торалар - йә туйлап, йә урлап. Урлау дигәннән, аның исеме генә урлау, чынлыкта егет белән кыз, аларның әти-әниләре,...
-
Балыкбистәлеләр, һава торышы бозыла
Татарстан синоптиклары, актив циклон аркасында, 4-5 февральдә һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Һава торышы көнбатыш районнарда бозыла башлячак. Кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр явуы көтелә. Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, буран чыгуы ихтимал, күз күреме начарланачак, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитеп көчәячәк. Юлларда...
-
"Мин бит чиновник, кеше алдында оят... Минем белән киңәшләшми өченче, аннан дүртенче бала табуын аңлый алмыйм"
Күптән түгел Илһам белән Зиләнең аерылышканын ишеттем. Дүрт балалары бар иде бит, Илһам бу адымга барган икән, димәк, башка чарасы калмаган. Дөресен генә әйткәндә, Илһамны гаепләмим. Аның Зиләгә өйләнүенә бөтен кеше аптыраган иде. Биш намазын калдырмаган, дәүләт хезмәтендә эшләгән егетнең бер башбаштак, тотрыксыз холыклы Зилә белән бергә кушылуын берничек тә...
-
РИФАТ ЗАРИПОВ: "БАЛАКАЕМ, КОНЦЕРТЫҢ БИК ӘЙБӘТ БУЛДЫ, ЛӘКИН ТЕГЕ ӘЙБЕРЕҢНЕ СӨЙЛӘМӘ, ДИЛӘР"
Автор: Эльвира ШАКИРОВА Фото: Рамил Гали Татар эстрадасында берьюлы җырлый да, сөйли дә, алып бара да белгән артистлар бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе - популяр артист Рифат Зарипов. Гастрольләрдән кайтып керми торган, мәңге армас-талмас Рифатны, ниһаять, "Татар-информ" редакциясендә күрү бәхетенә ирештек.
-
Казанда Сталинград янында җиңүгә 75 ел булу уңаеннан митинг-концерт узачак
Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны геройларны искә алырга чакыра.
-
Кешеләр үлеменә китергән авариядә бердәнбер исән калучының да хастаханәдә гомере өзелгән (ФОТО, ВИДЕО)
Балык Бистәсе районында булган зур юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән. Фаҗига трассада фура һәм җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә чыккан. Коткаручыларга һәлак булучыларның җәсәдләрен изелеп беткән машина эченнән кисеп алырга туры килгән. http://matbugat.ru/news/?id=21360
-
Яңгырдан соң
Басу уртасындагы тар юл буйлап бер атлы килә. Соры бия ашыкмый гына атлый. Хәер, аны ашыктыручы да юк. Сыртында хуҗаның нәзек, ачы чыбыркысы уйнамый. Ә хуҗа, утыз-утыз биш яшьләрдәге такыр башлы ир, дөньяда бер гаме юк кеше сыман, дилбегәсен итәгенә җыеп тоткан да, мәрткә киткәндәй, үз уйларына чумып утыра. Бәлки...
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз өйләнә
Яраткан җырчыбыз Вәсилә Фәттахованың вафатыннан соң 2 ел узып та киткән. Җырчы 2016 елның 26 январендә икенче сабыен тапканнан соң өзлегүдән вафат булган иде. Вәсиләнең ире Илгиз Габдерәкыйпов социаль челтәрдә хатынының җырларын еш урнаштыра. - Вәсиләне уйламаган бер генә минутым да юк, - дигән Илгиз әфәнде Акчарлакбасмасына. - Кәрим әнисенең...
-
“Ел тәрбиячесе-2018” бәйгесенең район этабы тәмам
Мәгариф системасындагы эшчәнлек ел дәвамында "кайный". Яңа ел алдыннан укучылар фән олимпиадаларында белемнәрен сынасалар, соңгы атналарда укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләренең эш-тәҗрибәсен киң аудиториядә чагылдырган конкурслар уздырыла. 30 гыйнвар көнне район үзәгендәге "Березка" балалар бакчасында үткәрелгән "Ел тәрбиячесе-2018" районкүләм бәйгесе дә шуларның берсе. Күпләргә мәгълүм, «Ел тәрбиячесе» бәйгесе муниципаль, зональ һәм...
-
Олы Мәшләк авылында Рифкать Мөхәммәтшин истәлегенә волейбол турниры узачак
Бу шимбәдә Олы Мәшләк авылы җирлегендә биредә шактый еллар мәктәп директоры вазыйфасын башкарган, талантлы җитәкче Рифкать Мөхәммәтшин истәлегенә волейбол турниры узачак. Турнирда катнашырга 8 команда теләк белдергән. Бу көнне бистәлеләр янәшәсендә Мамадыш районы командасының да катнашуы көтелә. Ярышлар Олы Мәшләк мәктәбе базасында узачак. фото http://comboplayer.ru
-
Сайлауга килә алмаучы балыкбистәлеләрдән гариза кабул итә башладылар
2018 елның 31 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасында, шул исәптән Балык Бистәсе районында яшәүчеләр Россия Президенты сайлауларында бүген теркәлгән адрес буенча сайлауларга килә алмый торган сайлаучылардан гариза кабул итә башладылар. Территориаль сайлау комиссияләрендә (муниципаль район башкарма комитеты бинасында түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы (Татарстан), Балык Бистәсе районы, Балык Бистәсе поселогы, Ленин...
-
"Зур сөюләр өмет иткән кыз баланы мыскыл итә ул"
Сер түгел: кайчагында булганыннан канәгатьлек алып, шөкер итеп яшәргә дә оныткалап җибәрәбез. Менә шундый вакытта бөек көчләр, сабак булсын әле бу бәндәгә дип, гыйбрәтле язмышлы кешеләр белән очраштыра, күрәсең. Поездда кайтып барышыбыз. Кайчак очраклы гына юлдашларга әллә ниләр сөйләп ташлыйсың. Саҗидә апа сөйләде дә сөйләде. Бәхет ул - сөйгән кешеңне...