Йорт салуның ние бар
Һәр кеше җылы, матур, иркен йортларда яшәсен өчен тырышып эшләүчеләр бар, алар - төзүчеләр. Билгеле, мин сезне "Минем әби-бабам, әти-әнием төзүчеләр булган, мин дә төзүче!" дип шаккаттыра алмыйм.
Татарстан Республикасының төрле мөһим төзелеш объектларында эшләмәсәк тә, без гаиләбез белән төзүче! Ничек алай була инде ул дип сорыйсызмы? Хәзер барысын да тәртип белән аңлатып бирәм...
Хәтерләсәгез, "Чын ир кеше үз гомерендә йорт салырга, агач утыртырга, ул тәрбияләп үстерергә тиеш" дигән әйтем бар. Чыннан да, әгәр кеше шундый матур, изге ниятләр белән яши икән - аның тормышы да матур, мәгънәле дип әйтергә була. Чөнки йорт ул - мәхәббәт, яхшылык, аңлашу, ярдәмләшү, татулык, шатлык белән тулы урын. Йорт - күңелгә якын һәм кадерле, кайтырга ашкынып торган безнең нигез. Килешәсездер, сатып алынган, кайчандыр кемнәрдер яшәгән йортта, фатирда яшәүгә караганда, үз кулларың белән төзегән йортта яшәү күпкә рәхәтрәк. Чөнки ул йортны күңел җылысын салып, зур тырышлык белән төзисең.
Безнең гаилә әгъзаларының барысы да нәкъ шундый фикердә. Әлеге уртак фикер безне яңа йорт салырга этәрде дә инде. "Киләчәктә гаилә ишәячәк, балалар булгач, Алла боерса, оныклар да булыр, төзик" диде хуҗа кеше. Аның сүзен куәтләп хуҗабикә дә: "Балалар да эш күреп үсәр, бергәләшеп эшләү дә күңелле булыр" диде. Балаларга риза булырга гына калды инде. "Йорт салуның ние бар - мүклисе дә, чутлыйсы" дигән бабайлар. Алай гына булса икән ул!
Өй төзүне планлаштырудан башладык. Йортның проектын сыздык, боздык, бәхәсләштек, үз тәкъдимебезне керттек, ни өчен шулай эшләргә кирәклеген исбатладык. "Киңәшле эш таркалмас" дигән борынгылар, бик матур гына проект килеп чыкты, иң мөһиме - һәр кешенең теләге, тәкъдиме исәпкә алынды. Аста "согласовано" дип безнең имзалар торган ул проект хәзер дә матур бер истәлек булып саклана әле.
Ике катлы йортның проекты әзер булгач, төзелеш материалларының күләме, суммасы анализланды. Фундамент, нигез өчен, йортның стенасы һәм түбә өчен сыйфатлы материалларны кайдан, нинди бәягә табарга булганлыгы турында фикер алыштык. Якынча гомуми сумманы билгеләдек. Билгеле, йортны төзүне системага салып, этаплап башкардык. Эшне төзелеш материалларын, эш коралларын саклау өчен гараждан башларга булдык. Аннан йортның нигезе барлыкка килде, бер елдан йорт калыкты, түбә астына керде. Игътибар иткәнсездер, ике катлы йорт төзүне бер җөмлә белән әйтеп бирдем. Әлеге бер җөмләгә сыйган эшнең никадәр катлаулы, четерекле булуын бер үзебез генә беләбез. Билгеле, кайбер урыннарны эшләгәндә үз эшенең остасы булган "чын" төзүчеләрне дә чакырырга туры килде, әмма алар эшләгәндә дә барлык кара, авыр эшне без башкардык. Ком, кирпеч, такта ташу кебек эшләрдә без - әти-әниләр генә түгел, балалар да катнашты, авыр дип зарланмадылар, көлешеп, куанып эшләдек. Матур, аяз көннәрдә урамда ук казан асып, самавыр кайнатып, ашарга-эчәргә әзерләдек. Һәр эштән тәм табып, булдыра алганыбызга сөенеп үтте бу көннәр. Шул көннәрдә төзүче һөнәренең никадәр катлаулы, авыр, әмма мактаулы хезмәт булуына төшендек без. Һәр эш көненең ахыры: "Аллага шөкер, күрегез әле, никадәр эш башкардык бит бүген!" дип тәмамлана иде. "Иде" дим, чөнки бүгенге көндә йорт салынып беткән, йортның эчке эшләре дә тәмамланган, йорт тирәсе тәртипкә китерелгән, агачлар утыртылган...
"Төзүче" дигән горур исемне йөртү өчен бер йорт салу гына җитми бит, җәмәгать. Шуңа без җәйге каникуллар, яллар вакытында якыннарыбызга, туганнарыбызга да булышабыз. Дәү әниебезгә "менә" дигән яңа мунча салып бирдек. Әбиләрнең каралты-кураларын, сарайларын төзүдә катнаштык. Әйтәм бит, бер арттырусыз без үзебезне чын төзүчеләр дип әйтә алабыз. Төп эшебез, укуыбыз булуга карамастан, төзелеш эшенең тәртибен, җаен, тәмен белеп эшлибез, инде берничә еллык тәҗрибәбез дә бар. Дәү әни безне яратып" Минем төзүчеләрем" дип йөртә.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә - кеше кайда гына, кем генә булып эшләмәсен, үз куллары белән йорт салып чыкса, агач утыртса, гаилә учагын тергезсә, аннан дә бәхетле Кеше булмаячак. Республикабыз төзүчеләре кешеләрнең өйләре якты, җылы, сыйфатлы булсын өчен тырышып эшләсәләр, без һәм безнең кебекләр аларның авыр, ләкин мактаулы хезмәтен хөрмәт итеп, үз кулларыбыз белән үзебезгә йортлар салып, мул, матур тормышта яшәргә насыйп булсын. Иң зур теләгем шул - Кешеләрнең йортлары да, күңелләре дә якты, җылы булсын!
Нәзирә Гыйззәтуллина - Мостафина,
Казан шәһәре.
Фотода дәү әниләрдә мунча төзүчеләр - мин һәм минем улым сурәтләнгән. Әтисе измә ясый, ташый, Илһамия аңа булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев