Бу язмамны үзегез укыгач, укымаганнарга укытсагыз, ишетмәгәннәргә сөйләсәгез, мин барлык кардәшләремә бик рәхмәтле булыр идем.
20 елга якын мөселман зиратына йөрим, каберлекләргә карагач елыйсыларым килә. Катнаш никахтагылар венок-чәчәкләр куялар инде, ә хәзер каберлек өстендә ни генә юк. Гореф-гадәтләребезне барлаган шәйдә, күңел сызланып куя. Алма, апельсин, конфет, дөге һәм вак акчалар сипкәннәр. Бу әйберләр сибелгән каберлекләр катнаш никах та түгел.
Бер кабер өстендә күп еллар русча китап тора, бу каберлекне туганнары карап-чистартып торалар, рәхмәт яусын, ә нигә ул китапны алмыйлар, белмим. Бу эшләрне мәетләрнең туганнары яки балалары эшли бит. Мәетләребезгә догадан башка берни дә кирәк түгеллеген кайчан аңларбыз икән. 9 май алдыннан төшкәч аптырап калдым, алда әйткәнемчә, 20 ел мондый хәл булганы юк иде, капка алдына чүп өйгәннәр. Җавапны җитәкчеләргә шалтыраткан идем, алар күргән булып чыктылар. Һәм Аллаһның рәхмәте яусын, алар чистарттылар. Ураза башланганчы төшсәм, тагы шул ук хәл. Чүп түгә торган машинага ничек төярләр дип уйлыйсыз?
Каберлекләрне чистартабыз икән, әйдәгез әле, чүпне тиешле урынга итеп салыйк, яхшылык эшлибез дип, олырак гөнаһ эшләмик, җәмәгать. Тагын бер үтенечем бар, зиратта нәселе киселгән, караучысы булмаган каберлекләр бар, үз туганнарыбызныкын чистартканда аларны да чистартсак бик яхшы, изге гамәлебез булыр иде.
Райлә Дудко.
Нет комментариев