Язның иң матур көннәренең берсендә без халкыбызның сөекле улы Габдулла Тукайның туган ягына сәяхәткә бардык.
Автобуска төялеп, укытучыларыбыз Рәфидә Фәтхетдинова һәм Гөлнара Шәмсевәлиева белән Арча якларына юл тоттык.
Автобус Теләче аркылы Арчага, ә аннан бик тиз генә безне Кырлайга алып килеп җиткерде. Ура! Без шагыйрьнең туган җиренә аяк бастык. Нинди изге, кадерле урыннар бу. Музей-тыюлык каршында безне Тукай үзе-аның һәйкәле каршы алды. Аннан соң музейдагы экскурсоводларның сөйләве безне Тукай яшәгән чорга алып кайтты. Әйе, Тукай язмышы, аның балачагы, үсмер еллары безне битараф калдырмады.
Бу язмыш-безнең халкыбызның язмышы. Бөек шагыйребезгә әйләнгәнче ниләр генә кичермәгән ул. Аңа үз гомерендә җиде кешегә "Әни" дип әйтергә туры килгән. Ә шулай да рәхимле кешеләр аңа гел очрап торган. Шушы Кырлай авылында Сәгъди абзый гаиләсендә тәрбияләнгәндә ул урамга чыгып туйганчы уйный да алган, эшкә дә өйрәнгән. Без Тукайны үз канаты астына алып сыендырган Сәгъди абзый яшәгән йортны күрү бәхетенә ирештек. Андагы борынгы җиһазлар, өй кирәк-яраклары бөтенләй башкача, аларның һәммәсе үз куллары белән ясалган булуы безне таң калдырды. Ишек алдындагы келәт, сиртмәле кое, Тукайның кечкенә чагында утыртылган наратның күк белән тоташкан булуы могҗиза түгелме соң?
Тукай Кырлай авылын "дөньяга күзем ачылган урын" дип атый. Без шушы авылның матур табигате, аның "Шүрәлеләре", батыр егетләре белән очрашу бәхетенә ирештек.
Музейларда күргәннәргә өстәп, Тукай турындагы фильмны да карагач, безнең бу изге урыннан китәсе дә килми башлады.
Ачык күңелле музей хезмәткәрләренә, ерак юлга алып чыгып безгә Тукай эзләре буенча сәяхәт оештырган укытучыларыбызга зур рәхмәт!
Ислам Нуриев,
Котлы Бөкәш урта мәктәбе укучысы.
Нет комментариев