Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Тамчыдан күл, тиеннән сумнар җыела

Хәзер күпләр кризис, акча юк, дип лаф оралар.

Ә шул ук вакытта булганын сак тоту турында уйлап та карамыйлар. Кечкенә генә бер мисал. Күпфатирлы йортлардагы подъезд утларын гына алыйк. Көне-төне яналар бит алар. Бик сирәк кешеләр сүндерергә онытмый,ә күпләрнең кулы артына җитми инде. Җыелыш саен әйтеп, әйтеп тә аңламагач, үзебезнең подъездга утны автоматик рәвештә яндыра, сүндерә торган җайланма (датчик движения) алып куйдык.
Ат бәясе түгел инде, нибары 260 ар сум. Ә файдасы берничә айдан ук күренде. 2014 елның 5 аенда подъезд уты 3652 квт. янган булса, быелның 5 аенда 2768 квт. тотылды. 884 квт. энергия янга калды дигән сүз. Элек лампочка бер атнага да чыдамый янып чыга иде, хәзер шундый ук лампочка 6-7 ай хезмәт итә. Әлегә йортыбыздагы 13 баскыч мәйданчыгында шушы датчиклар куелды.
Калган 7 сенә дә куелса экономиянең тагын да күбрәк буласын чамалау читен түгел. Районыбызның башка күпфатирлы йортларында яшәүчеләр дә бу хакта уйлансалар яхшы булыр иде әлбәттә. Тамчыдан күл җыела ди бит безнең халык.
Раилә Дудко.
Фото: matros-ygar.fo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тамчыдан күл, тиеннән сумнар җыела