Сугыш хәсрәтләрен күргән-белгәннәр кими бара. Күз яшьләре мөлдерәгән бу шатлык көннәре һаман ерагая бара.
Ничек тә күбрәк беләсе, исәннәрнең үзләреннән күбрәк ишетәсе килә.
Без, 5 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчебез Рәмзия апа Шакирҗан кызы белән бергә мәктәбебезнең элеккеге хөрмәтле укытучысы Рәхилә апа Дияровада кунакта булдык. Гаҗәеп тәэсирле истәлекләр сөйләде ул безгә.
Рәхилә апаның иренең әтисе (кайнатасы) Сталинград өчен барган сугышларда хәбәрсез югала. Нигъмәтҗан Мөхәммәдияр улы Дияров гаиләсен бик яратучы, тапкыр, шигъри күңелле булган. Сугыштан, ут эченнән хатлар еш йөргән. Ул хатларын шигырь юлларына салып яза торган булган. Менә берничәсе:
Өстемдәге шинелемне,
Элем куйдым чөйләргә.
Ике кызым, бер малаем
Калды сагынып сөйләргә.
Язлар киткәч, карлар беткәч,
Ат-ат уйный балалар.
Сугышларда үлеп калсам,
Ятим кала балалар.
Алтын кайчылар ялтырый,
Ефәк күлмәк кискәндә.
Хәмидә кызым, сиңа сәлам,
Таң җилләре искәндә.
Нигъмәтҗан абыйның хатыны да хатларны шигъри юлларга салып яза торган була:
Сандугачлар кунып сайрый,
Безнең каеныбызга.
Ничә айлар калды икән,
Инде кайтырыгызга?
Сугыш елларындагы, сугыштан соңгы еллардагы кайгы-хәсрәтләр, тормыш авырлыгы... Болар хакында күпме истәлекләр белән таныштык без бу очрашуда.
Камилә Гайнуллина,
Нәзилә Закирова,
Югары Тегермәнлек урта мәктәбе укучылары.
Нет комментариев