Шифалы туган як
Көз...Табигатьне бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Яңа гына явып үткән яңгырдан соң тамчылар бөтен җиргә сафлык өстәп, саран гына яктырткан кояш нурында җемелдиләр. Агачлар да төрледән - төрле күлмәкләрен киеп, бәйрәмгә әзерләнгән шикелле, тезелешеп торалар. Әйе, бәйрәмнәр бәйрәме шул бездә!
... Һәр милләт өчен иң моңлы көй - милли көй, иң матур тел - милли тел. Әнә шуны тоеп, ләззәтләнеп яшәгәндә, кеше эшләргә һәм укырга сәләтлерәк, бәхетлерәк була. И туган тел! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән, үзенең уй- хыялларын башкаларга сөйләмәгән! "Туган телем -иркә гөлем" регионара семинар кысаларында үткән иҗади очрашу да шул хакта. Туган җир... Туган авыл ...Туган як...Туган төбәк...Кеше кайда гына яшәмәсен, барыбер үзенең туган туфрагын тоеп яши. Киң, яшел болыннарын , челтерәп аккан саф сулы чишмәләрен сагына. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгеңнең сихрилеген берни дә алыштыра алмый.Кем өчендер туган як ак каеннары белән кадерле булса, кемгәдер авылына илтүче олы юл. Барыннан да элек, туган авыл синең беренче авазыңны ишеткән, беренче адымнарыңның шаһиты булган, балачагың һәм яшьлегең үткән изге җир; әби -бабаң, әти -әниең яшәгән туган йортың, туган нигезең ул.
Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана.Тырыш, уңган - булган халкы белән дан казанган шигъри төбәк - Югары Тегермәнлек авылында мөхтәрәм шәхесләр бихисап. Салкын чишмәләрен, ямьле басу - кырларын , иң мөһиме - аның булдыклы кешеләрен әдәбиятыбызның алтын фондына керткән иҗат әһелләре дә үсеп чыккан биредән. Шуларның берсе - Хәбрахман Шәфигуллин -төрле өлкәләрдә хезмәт куйган күренекле шәхес. Кичә барышында гомер мизгелләре, иҗат сәхифәләре турындагы фикерләре белән уртаклашты.Әсәрләреннән укылган өзекләр үзенең яшәү дәверендә гаять бай тормыш тәҗрибәсенә ия булуын раслады.
Лирик, фәлсәфи, тарихи шигырьләр иҗат итүче шагыйрә, 25 ел дәвамында "Авыл офыклары" газетасында хезмәт куйган Рәсимә Гарифуллина һәммәбезгә яхшы таныш. Бүгенге көндә районыбыз халкын эш белән тәэмин итү үзәге директоры, хатын - кызлар советы рәисе, республика журналистларының "Бәллүр каләм" иясе ."Бүген ярат", "Яшәү мәңгелек", "Дөнья йөрәге", "Зәңгәр дуга", "Синең куллар - минем кулда" һ.б. китаплар авторы. Рәсимә ханымның тылсымлы шигърияте - үзе бер дөнья. Шигырьләре җырлап тора, шуңа күрә композиторларыбыз аның күп кенә шигырьләренә көй яза. Кичәдә яңгыраган күренекле композитор Габдразак Мингалиев көенә иҗат ителгән җырлар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Аларны өметле җырчы, көйләр авторы, Югары Тегермәнлек мәктәбе укытучысы Гөлия Мингалиева; үзенең ягымлы, саф милли тавышы белән генә түгел, нәзакәтлелеге белән дә районыбыз халкы күңелен яулаган район мәгариф бүлеге мөдире Резедә Җәләлиева башкарды. Ә менә сихри моңнар чишмәсе, җырлар иҗатчысы Г.Мингалиев кешенең барлык кичерешләрен, тойгыларын җиткерә белүче композитор булуын кабат раслады. Авторның "Туган нигез" җыры (Ш.Җиһангирова сүзләре) кемнәрнең генә күзен чылатмагандыр ?!
Әнә шулай адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра : Затлы исемен, Нәселен, Мирасын. Олы мирас калдырырга сәләтле шәхес - Вазыйх Фатыйхов табигате белән тыйнак кеше. "Үзе шагыйрь һәм мөхәррир, олуг бер җан иясе!" диләр аның хакында каләмдәшләре. Туган җиргә мәңге сүнмәс мәхәббәте, кешенең күңел дөньясына, заман проблемаларына багышланган иҗат җимешләре әледән - әле республика матбугатында басыла. "Тормыш арбасы", "Тормыш - ормыш","Тормыш - кормыш", "Күз тимәсен күзләреңә", "Яфрак күләгәсе" һ.б. китаплар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 100 дән артык җыр иясе. Ул җырлар бүген күренекле җырчыыларыбыз репертуарында! Ямаш авылыннан үзешчән композитор Х.Әхәтов белән уртак иҗат җимеше булган җырлары да ике дистәдән артып китә. Мондый талант Аллаһы Тәгалә тарафыннан тумыштан бирелгәндер. Шигъри куәте тулып - ташып тора! Туган төбәгендә, ата -ана туфрагында, туган - тумачалар арасында яши, иҗат итә. Кичәдә автор тарафыннан укылган, йөрәк түреннән чыккан шигырьләр (ул аларны яттан сөйли!) һәркемгә җан сихәте өләшкәндер, мөгаен.
Без - бәхетле халык, чөнки менә шундый талантларыбыз бар! Аларның әсәрләрен рәхәтләнеп тыңлый, укый алабыз. Шунысы куанычлы: татар милләте рухи яктан бай, ләкин дөньяга сибелгән, чәчелгән халык. Кайларда гына яшәми безнең милләттәшләр?! Бүгенге кичәбезне Төмән өлкә дәүләт мәгарифне үстерү институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Галимҗанович Гадиев җитәкчелендәге бер төркем милләттәшләребез ямьләде. Себердә яшәүче дусларыбыз да үз телләрен онытмый. Булдыклы, эшчән, үз милләтенә, гореф - гадәтләренә тугры алар, шул ук вакытта башкаларның милли традицияләрен дә хөрмәт итәләр.Татар халкы кайда гына сибелеп яшәсә дә, безне уртак Ватан, киң күңеллелек, кунакчыллык берләштерә. Безнең бит тарихи язмышыбыз, шатлык - кайгы, теләк - омтылышлар уртак. Милли җанлы. Гореф - гадәтләребезне ерак Себер җирлегендә саклап торучы Р.Гадиев көйләребез дә, җырларыбыз да уртак булуын раслап, үзенең сихри аһәңен бүләк итте!
Телебезне саклауда, хатын - кызлар тормышын, яшәү рәвешен күрсәтү, бала тәрбияләү серләрен ачуда вакытлы матбугатның роле искиткеч зур. Шуларның иң күренеклесе - хатын - кызларның өстәл китабына әйләнгән, затлы, зәвыклы, тирән эчтәлекле "Сөембикә" журналы. Каләме нык, тугры укучылары булган әлеге басма журналисты Асия Юнысованың үтемле фикерләр җиткерүе күпләрнең күңеленә хуш килгәндер.
"...Җанга дәва, сихәт биреп исәр, Туган якның назлы җилләре", - дип, хәзерге тормыш шатлыгы, кайгылы чаклары, балачакның кабатланмас мизгелләрен шигъри юлларга салучы Роберт Шәймәрданов чыгышы да тамашачыларны илһамландырды.
Ә менә иҗади буынны киләчәккә тоташтыруга сәләтле Дания Нәгыймуллина чыгышы күпләрдә соклану хисе уяткандыр. Аның иҗатында туып үскән төбәк, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән горурланудан туган рәхмәт, ихтирам хисе чагыла. Яшь кенә булуына карамастан, әби - баба, әти - әни, гомумән, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында уйланулары мине таң калдырды.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Әлфия Мостафина (Минеханова),
Ямаш урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев