Кадыйр Сибгатуллин премиясе лауреаты Гүзәл Хәбибуллина:киләчәктә дә бергә булыйк!
Минем иң беренче "Авылым" дип исемләнгән шигырем 3 нче сыйныфта укыганда "Сабантуй" газетасында басылып чыккан иде. Ул вакыттан соң инде 20 елдан артык вакыт үтеп киткән. Шушы вакыт аралыгында 300 гә якын шигырь, дистәләгән хикәя - повесть, йөзләгән очерк һәм публицистик язмалар иҗат ителгән.
Агымдагы елның 21 нче апреле гомеремнең иң шатлыклы көннәренең берсе булып истә калыр, мөгаен. Чөнки бу көнне миңа районыбызда чыгып килүче "Авыл офыклары" газетасы редакциясе булдырган Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия тапшырдылар. Бүген дә әлеге сөенечле вакыйгадан алган тәэсирләр белән яшәгән мәлем. Тормышымда иң зур уңышларымның берсе булган әлеге премиягә лаек булуымда, мине тәрбияләп үстергән әти-әниемнең, укытучыларымның һәм дә "Авыл офыклары" редакциясе коллективының да өлеше бик зур.
Минем кебекләргә "иҗат белән җенләнгән" дигән сүзләр бик тә туры килә торгандыр. Чөнки мине, һәрчак нидер язып - сызып утырган кызыйны, әнием дә, иптәшләрем дә, бүлмәдәш кызларым да шулай, диеп атыйлар иде. Миңа, бар дөньямны онытып иҗат иткәндәге җан рәхәтлеген, рухи канәгатьлелекне иҗаттан кала, бер ни дә бирә алмый. Хәтерлим әле, мәктәптә укыган чакларымда ,өйгә кайткач, әти белән әни ,күп вакыт ,аяк очларына гына басып йөриләр иде. Әтием (урыны җәннәткә булсын мәрхүмнең) әниемә һәрчак: "Бик тавышланышмыйк әле, Гүзәл тагын нәрсәдер яза анда", - диеп, аны я ишегалды тирәсенә алып чыгып китә, я, ишекне ябып куя иде. Әнием гомер буе, мин язмаларымны төрле матбугат чыганакларына җибәрсен диптер инде, бик күп гәҗит - журналлар алдырды.
7 нче сыйныфта укыган чагымда, район газетасы каршында эшләп килүче "Алтын каләм" түгәрәгенә йөри башладым. Атнасына бер үткәрелүче әлеге түгәрәктә Рәсимә апа Гарифуллина безне нинди генә жанрларда иҗат итәргә өйрәтмәде. Күп кенә шигырьләрем, очерклар, нәсерләр нәкъ менә шушы вакытларда иҗат ителде. Әлеге түгәрәккә йөрүем миңа бик күп нәрсә бирде, иҗатта бер баскычка күтәрелүем дә шушы түгәрәккә йөргән чакларга туры килә торгандыр, мөгаен. Газетага җибәрәсе язмаларымны иң беренче татар теле һәм әдәбияты укытучыларым Гөлүсә апа белән Тәнзилә апа карап чыга, вакыт табып, килешсез җирләрен килештереп, акыллы киңәшләрен бирәләр иде. Сыйныф җитәкчем Диләрә Фаризовна матбугатта басылып чыккан һәр язмамны мактап, мине үсендереп торды.
11 нче сыйныфны тәмамлаган җәйне миңа "Борис Полевой" теплоходында "Алтын каләм - 2002" фестивале кысаларында Идел буйлап бер атналык сәяхәткә чыгу насыйп булды. Көне - төне мәкаләләр язу, газеталар чыгару, яңа дуслар табу - барысы да шул елларның матур бер истәлеге булып, күңел түрләрендә саклана.
Аннан инде студент тормышы, тулай торак... Көтмәгәндә, кеше итәсе ике баласын ятим, әниемне тол калдырып, әтиебез үлеп китте. Эшсезлек хуҗа булган авылда сыңар канат калган әниебезгә рәхәт булмагандыр. Ике баланы укытырга, киендерергә ,ашатырга кирәк. Шул авыр көннәрнең берсендә, энем, әнием белән икебезне каршысына утыртты да: "Апай, син укырга, танылырга тиеш. Мин хәзер әти урынына калган кеше. Эшкә китәм", - диде. Ул чакларда 18 яшьлек энемнең нинди төпле, акыллы сүзләр әйтеп ,безне юата алуына вакыт үткән саен сокланып, горурланып, сөенеп утырам мин. Белмим, ул чакларда энемнең ярдәме булмаса ,мин бүгенге дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем, бәлки.
Студент елларында Миңназыйм Сәфәров мөхәррирлек иткән "Ватаным Татарстан" газетасында практика үтүем дә, язмаларымның күп кенә матбугат чыганакларында бастырылуы , республикакүләм бәйгеләрдә катнашып , җиңүләр яулавым - болар барысы эзсез калмагандыр.
Шәхсән, мин үземне зур бер язучы дип санамыйм. Әмма дә ләкин, минем иҗатым күренекле язучылар, иҗат кешеләре тарафыннан югары бәяләнеп, укучылар әсәрләремне көтеп алып, яратып укыйлар, редакция мине әлеге премиягә лаеклы дип тапкан икән, мин үземне бүгенге көндә үз халкым ,укучыларым алдында ниндидер уңышка ирешкәнмендер дип саныйм. Шәхсән үземне әлеге премиягә ия булуымны иҗатымдагы яңа күтәрелеш, бәхет дип бәялим. Бу инде, әлбәттә, күңелгә бәхет һәм шатлык кына биреп калмый, җаваплылык та өсти, тагын да канатланып иҗат итәргә илһам бирә. Әлеге премиягә лаек булуым белән мин, иҗатымны күреп, югары бәяләгән "Авыл офыклары" баш мөхәррире Вазыйх Фатыйховка, әти - әниемә, укучыларыма һәм укытучыларыма рәхмәтлемен. Киләчәктә дә бергә булыйк!
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,
Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия лауреаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев