Кечкенә чагымда шәһәргә бару әйтеп бетермәслек зур бер куаныч иде минем өчен.
Әлеге бәхет миңа, әлбәттә, ел саен тәтемәсә дә, әни булдыра алганча җәен шәһәр күрсәтеп кайтырга тырыша иде безгә. Я шәһәрдә яшәүче берәр туганың кунакка алып китә. "Иртәгә юлга кузгалабыз",- диеп яткан төннең рәхәтлекләрен белсәгез. Хыялларга бирелеп, төнне керфек какмый үткәрәсең. Әллә нинди ымсындыргыч уйлар күзгә йокы кертми. Ул чакларда шәһәрне барып күрү әкияткә тиң, буй җитмәслек бер хыял булып тоела иде миңа. Шәһәрдән кайткан кешеләрнең киемнәренә, сөйләшү манераларына сокланып, исем китеп карап кала идем. "Эх, шулар кебек булсаң иде ул!" - янәсе. Мәктәпне тәмамлап, студент булгач, киресенчә, шәһәр тузаны, шәһәрнең тынчу һавасы, ыгы-зыгысы шулкадәр үзәгемә үтте ки, шәһәрне күрә алмас дәрәҗәгә җиттем. Туган җирнең кадере читкә киткәч арта,дигәндәй, Казанга килеп биш ел яшәгәннән соң, башка мин үземнең шәһәр һавасына "исереп" яши алмаячагымны аңладым. Әле бүген дә мин һаман шундый ук: шәһәргә барасы булса, төне буе йоклый алмый ятам. Тик сөенечтән түгел инде, җәмәгать, көенечтән! Ничек барып, кибетләрне айкап кайтырга да, ничек тиз генә авылга кайтып китәргә?
Урамнардан узганда да һәр нәрсәгә куанып узам мин. Авылыбызның үзәк урамы аша асфальт юл үтә, урамнарына таш җәелгән, кичкә кадәр кибет эшләп тора, җаның ни тели, шуны ала аласың хәзер. Үзеннән үзе "авылда да кеше шәһәрдән ким яшәми хәзер", - дип уйлап куясың. Капка төбе саен диярлек машина, өйгә газы, суы кергән, ничәмә-ничә кешене эш белән тәэмин иткән дистәләгән оешма эшләп килә: мәктәп, почта бүлекчәсе, китапханә, балалар бакчасы, җирле үзидарә, ФАП, картлар йорты, янгын сүндерү бүлекчәсе, "Саркиз" фермер хуҗалыгы.
Атна ахыры. Кичен, эштән кайтып килешем. Язгы җылы рәхәт һава. Авыл әле тынычланырга ашыкмый. Олы юлдан авылга керүче асфальт юлдан машиналар агыла, кайдадыр кемнәрдер, кычкырыша-кычкырыша, ялга кайткан кунакларын каршылый. Алар тавышына кушылып, этләр өргәли. Авыл урамнарына тәмле май, камыр һәм мунча исе исе таралган. Яратам да инде шушындый авыл мохитен.
Урамнардан узганда да һәр нәрсәгә куанып узам мин. Авылыбызның үзәк урамы аша асфальт юл үтә, урамнарына таш җәелгән, кичкә кадәр кибет эшләп тора, җаның ни тели, шуны ала аласың хәзер. Үзеннән үзе "авылда да кеше шәһәрдән ким яшәми хәзер", - дип уйлап куясың. Капка төбе саен диярлек машина, өйгә газы, суы кергән, ничәмә-ничә кешене эш белән тәэмин иткән дистәләгән оешма эшләп килә: мәктәп, почта бүлекчәсе, китапханә, балалар бакчасы, җирле үзидарә, ФАП, картлар йорты, янгын сүндерү бүлекчәсе, "Саркиз" фермер хуҗалыгы. Һәр көн авылда яшәгәнемә сөенеп, авылдашларым белән горурланып яшим мин. Чишмә челтерәүләрен, сандугач тавышларын ишетми, урман-болыннарга, шунда утлап йөрүче малларга сокланмыйча яши алмас идем мин. "Авылда яшәү авыр хәзер", - диеп сөйләнергә ярата күпләр. Эшләмәсәң, тырышмасаң, беркайда да җиңел түгелдер инде ул. Ә авыл, бигрәк тә, уңган, тырышларны ярата. Печәнле, җиләкле кырларны, эшчән һәм тырыш халкы, саф һавалы табигате булган, күңелгә мәңге бетмәслек илһам чыганагы биргән авылны тынчу, ыгы-зыгылы шәһәргә алмаштыраммы соң? Бәлки бу холкыма да бәйледер. Туганнан бирле шау-шулы кампанияләрне, халык күп йөри торган җирләрне яратмыйм мин, булдыра алганча урап узарга тырышам. Мин - тынычлыкны яратучы бер авыл баласы.
Киләчәк, әлбәттә, бер Ходай кулында. Ләкин миңа чып-чын, тулы бәхетне, рухи азыкны, дөньяларымны оныттырырлык дәрәҗәдә иҗат итәрлек дәртне авыл мохитеннән башка бернәрсә дә һәм беркем дә бирә алмастыр, мөгаен. Бәхет өчен кешегә күп кирәкмени?
Гүзәл Хәбибуллина,
Корноухово авылы.
Нет комментариев