Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Гүзәл Хабибуллина: Мин бит синсез торалмам

Яңа ел өстәленә азык-төлекләр алырга, дип, Ниязның ялын туры китереп, район үзәгенә барырга ниятләде Лилия. Анда баргач, барысына күз төшә инде ул. Акчасын да, вакытын да кызганмады Лилия. Күңеле ни теләсә, күзе ни күрсә, шуны алды. Акчага кытлык кичергәннәре юк әле анысы, аллага шөкер. Авыл җирендә яшәп, икесе дә дәрәҗәле...

Тик бу соңгы өч-дүрт айда, җайлы гына барган тормышларының көе китеп тора. Инде күптәннән Ниязыннан бер ягымлы сүз ишеткәне, назлы караш күргәне юк Лилиянең. Талашырга да сәбәпне табып кына торды гаилә башлыгы. Гомердә булмаганны Лилиянең эштә тоткарлануы да, кайтуына ризык пешереп өлгермәгән булуы да - барысы да гаепкә санала башлады. Лилия берәр матур кием киеп, бизәнеп-ясанса, Нияз аны: " Сөяркәң янына әзерләнәсеңмени?" - дип кимсетә иде. Анысы нәрсә, газиз баласы ,йөрәк парәсе Гамилнең үзеннән көннән - көн читләшә баруы, үткән-киткәндә төртмәле сүзләр дәшеп, каш астыннан сөзеп каравы Лилиянең йөрәген телгәли иде.

Менә бүген дә юлның юл буе: " Бөтен кибетне җыйдың мәллә? Нишләдең анда биш сәгать буе?" - дип ,Лилиянең нервасын кимереп кайтты Нияз. Дәшмәде Лилия. " Үзем гаепле, озаграк йөрелде шул", - дип, иренең әлеге халәтен үзенчә акларга тырышты.

Капка турысына килеп туктагач, әйберләрен әкрен генә ташый башладылар. " Кая, йомырка белән бу банканы кертеп куйыйм әле, ватыла күрмәсеннәр", - дип, бер кулына пакетка тутырылган йомыркаларны ,икенчесенә банка тотып ,тиз - тиз генә ишеккә юнәлде Лилия. Кинәт, баскыч төбенә җитәрәк ,таеп егылганын сизми дә калды. Кулындагы йомыркалар бер якка, банка икенче якка очып, чәлпәрәмә килде. Капрон оеклары ертылып ,тез башларыннан кан саркып чыкты. Авыртуга түзә алмый, торып басарга тилмереп ятканда ,колагына Ниязның: " Имгәк. Нәрсә ятасың, тор!" - дигән усал тавышы килеп бәрелде. Ул, хатынына ярдәм итүне кирәк тапмыйча, аның канлы аякларына, тирә - якка чәчелгән банка кисәкләренә күз салды да, Лилия аша атлап, өйгә кереп китте. " Улым, зинһар өчен, булыш әле, баса алмыйм", - дип ,улын ярдәмгә чакырырга тотынды Лилия. Гамил, әнисенең авыртуга түзә алмый сытылган йөзенә карап торды да : " Шул кирәк сиңа, үзең тор!" - дип ,өйгә кереп китте. Лилиянең бугазына төер килеп тыгылды. Шул төер ни еларга, ни киң итеп сулыш алырга ирек бирмәде аңа, йөрәген ,җанын тырмады, акылын томалады. Җирдә аунап яткан пыяла кыйпылчыклары гүя Лилиянең йөрәген меңгә телгәли иде. " Газиз улың белән гомер иткән ирең сине мыскыл итсен әле. Ни өчен? Лаекмыни мин мондый мөнәсәбәткә? Кайда ,нинди хата җибәрдем соң мин?" дигән уйлар тыңгы бирмәде Лилиягә. Ун ел ир хатыны булып яшәү дәверендә ул үзен беренче тапкыр иң бәхетсез хатын ,иң бәхетсез Ана кебек хис итте. Кинәт Лилия, бугазына килеп тыгылган төерне йотып җибәрде.Күз яшьләре, ярларыннан ташып чыккан елга кебек, акты да акты. Тыела алмыйча ,шашып - шашып ,ап - ак карларны кулы белән төя - төя елады Лилия. Бар гомерен багышлаган улының газиз әнкәсен санга сукмавыннан, иренең, җирдә аунап яткан бер кирәксез әйбер кебек,өстеннән атлап чыгуыннан гарьләнеп, елады да елады ул. Бу гарьлеккә ничек түзәргә, шушындый авыр йөк белән ничек яшәргә?! Утырган җирендә тәгәрәп, өшеп үлсә дә, "Эх", - та димәячәк иде Лилия. Ансыз яшәп карасыннар әле менә!

Ул, бераз тынычланып, хәл алгач, көч - хәл белән торып басты. Шактый сыдырылып, канап беткән аякларын тотып: " Аллага шөкер ,сынмаганнар ахрысы сынуын", - дип сөенеп тә куйды әле. Тотына - тотына өйгә узгач та ,аның керүен сизүче дә ,күрүче дә булмады. Нияз белән Гамил ,аш - су бүлмәсендә, көлешә - көлешә ,чәй эчеп утыралар иде. Лилия, ишек яңагына таянып, гаиләсенә карап торды да ,йөрәге авыртуга түзә алмыйча, залга үтеп, диванга ауды.

Авыр, бик авыр иде аңа әлеге минутларда. Хәер, кайчан җиңел булды соң әле аңа? Утызга якынлашып килгән ике йөрәк әллә ни яратышып кавышмадылар да кебек. Тик бүгенге көнгә кадәр бер - берсен хөрмәт итеп, санлашып, аңлашып яшәделәр кебек. Авыр чакларда бер - берсенә төпле киңәшләр бирә белделәр. Бер- берсенең шатлыклары, уңышлары өчен чын күңелдән сөенделәр. Уртак шатлыклары - Гамил тугач аралар тагы да якынаеп киткән кебек булды.

Тик менә соңгы өч - дүрт ай эчендә генә әллә нишләде Нияз. Тупасланды, дорфаланды. Әкрен генә тормыш күген кара болытлар каплый барды. Һәркем үз борчуы, үз мәшәкате, үз шатлык- сөенечләре белән яшәде, робот кебек үз эшен эшләде. Хәер, соңгы арада йорт мәшәкатьләренең бөтенесе диярлек Лилия җилкәсенә төште. Бакча казып, бәрәңге алу, сыртка салып, капчык - капчык бакча нигъмәтләрен ташып, базга урнаштыру ,мал - туар карау кебек авыр эшләрдән Нияз гел читләште. Кичләр буе эшендә тоткарлануны кулай күрде. Ниязны күпме генә кара - каршы утыртып ,ачыктан - ачык сөйләшүгә чакырырга тырышып карамасын Лилия, тик аның талпынулары гаилә башлыгының Лилияне тәмсез теле белән кимсетеп, бар нәрсәгә кулын селтәп ,өйдән чыгып китү белән тәмамлана иде. Тик Лилия генә тормышына, үз язмышына кул селтәргә ашыкмады. Бар көченә гаиләсен саклап калырга тырышты ул. Мәхәббәт булмаган гаиләдә, бер- береңә карата кадер - хөрмәт тә юкка чыккач, белмим, кисәкләргә таркала башлаган гаиләне ничек саклап калып буласын уйлап баш ватты.

Күпме яткан булыр иде икән Лилия уйларга бирелеп, залга өстәл яныннан кубып, ире белән улы килеп керде. Шушы, үзе өчен иң кадерле булган ике ир - атка карат йөрәгенең бозга әйләнә баруын күреп ,куркып куйды Лилия.

Яшьле күзләрен түшәмгә төбәп, бер сүз дәшми сыкранып ята бирде. Тынычлыкны Нияз бүлде:

  • Мин синнән китәм, Лилия, - диде ул ,турыдан бәреп.
  • Кая? - дип сорады Лилия ,авыр сулап.
  • Әлегә әнидә яшәп торам.
  • Бик китәсең килгәч ,мондый мыскыллауларсыз ,түбәнсетүләрсез генә китә алмадыңмени? - диде Лилия ,Ниязның күзләренә карап.
  • Димәк ,алмаган, - дип җавап бирде Нияз коры гына. - Гамилне үзем белән алам.

Лилия сикереп торганын сизми дә калды.

-Юк, Нияз ,син алай эшли алмыйсың. Зинһар өчен ,бердәнбер шатлыгымны тартып алма миннән, - дип ялварырга тотынды ул.

Хатынының үтенү - ялваруларына исе китмәде Ниязның:

-Без шулай хәл иттек инде. Гамил белән. Телисең икән, Яңа елны каршыларга безгә килә аласың, - диде ул.

Лилия, үзен - үзе белештермәс дәрәҗәдә улы каршысына килеп тезләнде:

-Улым ,бәгърем ,күз нурым, зинһар өчен ,алай эшләмә. Ташлап китмә мине. Мин синсез үләчәкмен. Мин синсез бер көн дә тора алмаячакмын.

Гамилгә дә әнисенең ялварулары әллә ни тәэсир итмәде:

-Әти аңлатты ич инде сиңа. Без китәбез. Мин синсез дә яши алам, - дип, урыныннан торып, әйберләрен җыя башлады.

Лилияне пычаксыз суйдылармени?Иң кадерле, газиз кешеләре җанына нинди тирән яра салдылар.

Нияз белән Гамил чыгып киткәч тә, аңга килә алмый шактый утырды Лилия. Хисләрен таптап ,җанын яралавы гына җитмәгән Ниязның, газизе ,җанының бер өлеше булган улыннан аеруы белән һич кенә дә килешә алмаячак иде Лилия.

Яңа ел иртәсендә дә кулыннан бер ни килмәде аның. Гаилә белән матур табын корып, яңа ел каршыларга дип алынган пакет - пакет ризыклар да аш - су бүлмәсендә төн чыккан. Тормышта да, яңа ел бәйрәмендә дә гаме калмады Лилиянең. Клубта авыл халкы өчен ничек яңа ел бәйрәме үткәреп, өенә ничек кайтып ауганын да хәтерләми. Барып, тиз генә телевизор кабызды. Анда да бит, әнә, үзәкне өзеп ,нинди сагышлы җыр сузалар:

Синнән дә кала дөнья,

Миннән дә кала дөнья.

Яшисең икән, дөрләп ян,

Төтендәй пыскып ятма!

Нәрсә ди?Яшисең икән, дөрләп ян, диме? Янарсың, бар. Йөрәгеңнең яртысын йолкып алып, хисләреңне таптап, кимсетеп, ташлап китсеннәр әле. Дөрләп яну түгел, пыскырлык та хәле калмады инде Лилиянең.

Кинәт күзе өстәл читендә торган дарулар тартмасына төште. Озак уйлап тормады Лилия, төймәләрне бер - бер артлы авызына томырды.

Хастаханәдә табибларның йөгерешкәнен дә, күршесе Фәридә апасының: " И Ходаем, ярый әле сиздердең, ярый әле кердем. Зинһар өчен ,Тәңрем, гомерләрен саклап кала күр ,бигрәк яшь бит әле", -дип, Ходайга ялваруларын да ,ире белән улы Гамилнең икесе ике яктан кулларын учларына алып, борчылуларын да ишетеп - сизеп ятты Лилия. Хәзер, әз генә көч туплый да ,күзләрен ачачак ул. Хәлен белергә килгән улының башларыннан сыйпап, битләреннән чалт - чолт үбәчәк. Ул арада тыз да быз табиблар, шәфкать туташлары йөгерешә башлады. Гамил белән Ниязны палатадан төртеп үк диярлек чыгардылар. Гамил ,бераз гына сүзсез утырды да, сорап куйды:

-Әти ,әнием тереләчәк бит әйеме?

-Әлбәттә ,улым!

-Гафу ит, әти, әнием терелеп чыккач, мин аныңянына, үзебезнең өйгә кире кайтачакмын. Ул булмагач, миңа күңелсез. Әби әнием кебек тәмле дә пешерми. Менә терелсен генә. Мин аннан гафу үтенәчәкмен. Миңа ансыз күңелсез, - диде ,күз яшьләрен чак - чак тыеп торып.

-Үтенәчәкбез ,улым, үтенәчәкбез. Без бит ансыз тора алмыйбыз, - дип, улының сүзен җөпләде Нияз.

Тик Лилия генә бу сүзләрне беркайчан да ишетә алмаячак иде инде.

Фото: russki.istockphoto.com

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев