Өебезнең нуры бит син, рәхмәт яусын үзеңә
.Биектау авылының күркәм, җиде буын зыялылар-Фәтхетдиновлар нәселеннән минем әбием.
Бүгенге көндә әбием, Корноухово авылында гомер итеп, безгә-оныкларына, нәселебезнең тарихын җиткерүче булып тора. Хәер, кеше гомере еллар белән түгел, ул кылган гамәлләр белән бәяләнә бит! Ә әбиемнең кылганнары бихисап һәм барысы да бик саваплы гамәлләр.
Әбиебез Флюра Фәтхетдинова Түбән Тегермәнлек авылында туа. 4 яшь тулганда илебез өстенә төшкән афәт әбиебезнең гаиләсен дә аралап узмый. Әтисе, Хәсән Хәйдәр улы сугышка алына. Гаиләдә калган 5 балага тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. Ләкин авыр тормышка карамастан, гаиләдәге миһербанлык мохите аның самими күңеленә кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, игелек орлыклары сала һәм алар шытып, аның тормышында гомерлек юлдаш булып калалар.
Әбиемнең әтисе сугыш кырыннан исән-имин әйләнеп кайта. Ул янәдән укытучылык эшенә керешә, Биектау авылы мәктәбенең директоры итеп билгеләнә. Балаларында мөгаллимлек эшенә карата, белемгә зур ихтирам хисләрен тәрбияли карт бабам белән карт әбием. Уллары Казан дәүләт университетында белем алалар. Олы уллары Дамир уку йортын тәмамлап, Казахстанга юллама белән эшкә җибәрелеп, гади геологтан баш геолог урынбасары дәрәҗәсенә ирешкән, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, "Татар энциклопедиясе"нә кертелгән шәхес. Кече улы Рафаэль КДУның механика-математика факультетында белем алып атом су асты көймәләрендә хезмәт итә, соңрак Биектау авылы мәктәбендә укытучы буларак хезмәт куя. Олы кызы Рауза Казан педагогия институтын тәмамлап гомерен укытучылык хезмәтенә багышлый.
Дөньяның ачысын-төчесен күп күрсә дә, югалып калмаган, бөтен ихтыяр көчен җигеп, тормышта үз урынын үжәтләнеп эзләгән һәм аны тапкан бәхетле кеше дә ул безнең әбиебез. Ул башта урта белем, соңрак югары белем алуга ирешә. Иң мөһиме, күңеле түрендә яшеренеп яткан бөтен кешегә дә бирелми торган, дөньяви хезмәтнең дә иң авыры һәм иң кирәкле, тынгысыз хезмәт, укытучы эшен сайлый.
Әбиебез студент елларын еш хәтергә төшерергә ярата. Казахстан далаларына-чирәм җирләрне күтәргән чорда эшкә бара алар. Кырда учак ягып, бәрәңге пешерүләрен, җырлап-биеп, шаян сүзләр әйтешеп, авыр эш көненнән соң Иртыш елгасы буенда ял итүләрен искә ала. Янәдән Тәтешкә укырга кайткач, әбиебез булачак тормыш иптәше, бабабыз Вәгыйз белән таныша. Студент елларында кабынып киткән хисләр, араларында гомере буйларына саклана. Тормыш китабында алдан ук язылган булгандыр, язмыш җилләре яшь Хәйбулловлар гаиләсен әбиебезнең туган якларына, районыбызның Корноухово авылына алып килә. Шул вакыттан алып, әбиебез белән бабабыз монда төпләнеп калалар. Икенче кызлары Әлфия дә биредә туа. Әбиебез Корноухово авылының урта мәктәбендә география һәм биология укытучысы булып эшли. Гомеренең 39 елын олы хезмәткә багышлый. Ул укыткан укучылар арасында югары дәрәҗәдәге, тормышларында үз урыннарын тапкан кешеләр аз түгел. Бүгенге көндә аны укучылары хөрмәт итә, рәхмәт сүзләрен жәлләмиләр. Әбиебез бүгенге көндә дә укытучыларга хас булган сыйфатларны үзендә саклый, фән-сәясәт яңалыклары белән һәрдаим танышып бара, газета-журналлардагы мәкаләләргә күзәтүләр ясый, минем өчен әбием күпкырлы белемле әңгәмәдәш буларак та бик кызыклы кеше. Китап уку, шәхси китапханәне даими баетып тору гадәте әбидән минем әнигә дә күчкән. Хәзерге көндә безнең өйдә ярты меңгә якын китап саклана. Авылда бабамның да, әбиемнең дә абруйлары зур була. Өлкән кешеләр аларны бары тик яхшы яктан гына сыйфатлыйлар.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә бабабыз вафат. Аны зур тәрбия кылып, соңгы юлга озаткан әбиебезгә бу тормыш сынавын да узарга туры килә, ни кызганыч. Аңа да карамастан, әбиебез нык рухлы, гаиләсендә яхшы әни, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле әби булып яши белә. Әби минем өчен хатын-кыз үрнәгенең иң бөегедер. Мин инде үзем дә әни кеше, кызчыгым үсеп килә. Минем зур теләгем, әбием өйрәткәнчә, кызымны туганчыл, ярдәмчел кеше итеп тәрбияләү.
Динара Галәмова.
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев