Югары Тегермәнлек мәтәбендә 1990 нчы елда өлгергәнлек аттестаты алган көннән соң 25 ел, чирек гасыр узып киткән.
Күптән түгел сыйныфташлар очрашуга җыелдык. Дөрес, моңарчы да очрашмый торган юк иде, әлбәттә. Мәктәпне тәмамлаганда һәр биш ел саен очрашып торачакбыз, дип вәгъдәләр бирешкән идек һәм бу матур традиция сакланып килә.
Элеккеге очрашуларда нинидидер киеренкелек, тартыну сизелә иде миңа калса. Гомер үткән саен адәм баласы чын тормышны ныграк татый, шуңа күрә, тартыну-ятсыну кебек сыйфатларны да тормышның ярсу агымнары юып алып китә бугай. Кырыкны узып илленче яшькә таба атлыйбыз бит инде! hәрхәлдә, сыйныфташ кызларыбыз сүз алганда күз яшьләрен тыя алмадылар. Әйтәсе килгән сагыну хисләренең кайнар күз яшьләре белән ургылып чыгуына бер дә гаҗәпләнәсе түгел әлбәттә! Түгәрәк табын артындагы эчкерсез сөйләшүләр яшьлектә җырланган җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.
Киләчәктә дә шулай очрашулар язсын иде. «Бер очрашу-бер гомер» дип, тикмәгә генә әйтмәгән бит борынгылар.
Галимҗан Ханов,
Казан шәһәре.
Фото: http://obozrenie-plus.com
Нет комментариев