Буйдаклар йөри картаеп
ТР Фәннәр академиясе һәм Татарстан ЗАГС идарәсе республика районнарында буйдак ир-атлардан сораштыру үткәрергә җыена.
Аларга, әйтик, " ни өчен гаилә кормаган?", "моңа комачаулаучы нинди сәбәпләр бар?" яисә инде " өйләнеп тә, ни өчен аерылышырга карар кылган?" кебегрәк сораулар белән мөрәҗәгать итәчәкләр. Сораштыру нәтиҗәләренә таянып, танышу клублары ачарга ниятлиләр.
Сер түгел, буйдак ир-атлар авыл җирендә күп яши. Аларның сафы елдан-ел артуы да күңелле хәл түгел. Әлеге вазгыятьнең сәбәпләре дә күп төрле булырга мөмкин: өмет-хыялларны акламаган җавапсыз мәхәббәт, эчкечелек корбаны булу, яшь кызларның күпләп, бәхет артыннан төрле шәһәрләргә китүе һ.б. Чынлап та, ир-егетләребез, ни өчендер, гаилә корып, балалар үстерергә, гомумән, "камыт кияргә" ашыкмыйлар. Карап торышка менә дигән асыл егетләребезнең " буйдак" исемен күтәреп, авыл җирендә утырып калуы күңелгә тия.
Авыл җирендә тагын шунысы да бар бит әле аның: үз авылыңда, тирә-як авылларда яшәүче гаиләләр турында азмы-күпме хәбәрдар булганлыктан, җиде буын бабаңны тикшерергә дә күп сорап тормыйлар. Күп кенә әти-әниләрнең кызлары карт кыз булып калса кала, әмма да ләкин, егет алтынга тиң булса да, "Фәләннең улына" яисә "Төгәннәр нәселенә бирерлек кызым юк әле", - дип уйлап, кызларын үзләренә ошамаган кешегә кияүгә бирмәячәкләр. Бер танышым, 25 яшькә дә җитмәгән төпчек улының салгаларга яратуын белгәч: "Өйләнми дә ичмасам. Немец кызы алып кайтса да сүзем юк. Эчеп, кешелектән чыкмаса гына ярар иде" ,- дип өзгәләнгән иде. Ананың теләкләре Ходайның "Амин!" дигән сәгатенә туры килде, ахрысы. Өйләнде егет. Немец кызына түгел түгелен, ә марҗа белән ике малай үстереп яталар. Монысы инде, әлбәттә, икенче мәсьәлә. Килен-кайнана мәсьәләсе дә төп фактор булып торадыр, минечә. Бер перспективасыз, эшсез авылга, кайнаналы йортка килен булып төшми хәзер кызлар. Хәер, авыл тормышына ияләшкән егетләребез дә, кызлар артыннан шәһәргә китәргә ашкынып тормыйлар.
Беркөн " Вконтакте" дагы буйдак дусларым арасында " Нигә син әле һаман өйләнмәгән? Нәрсә комачаулый?" кебек сораулар биреп, социаль сораштыру үткәреп утырдым. Җаваплар болайрак яңгырый:
23 - 26 яшьлекләр: "Яшь бит әле мин. Кая ашыгырга", - дип җавап бирде.
27 - 30 яшьтәгеләре: "Юләр мәллә мин өйләнергә?! Миңа болай да рәхәт", - дип җавап кайтарды.
-Нигә син әле һаман кияүдә түгел? Моңа нәрсә комачаулый? дигән сораулар белән кияүгә чыкмаган танышларыма да мөрәҗәгать иттем. Алар арасында, ни кызганыч, якын арада гаилә корырга теләк белдерүчеләр табылмады.
23 - 27 яшьлекләрнең җаваплары болайрак: "Мин, укып бетереп, мөстәкыйль яши башладым гына әле. Хәзер үзем өчен генә яшисем, чит илләр күрәсем килә. Иремә ашарга пешереп, керен үтүкләп, гомумән, аның "Әпипә" сенә биеп, хезмәтче ролен үтәргәме? Юк инде, бу минем өчен түгел",-диде алар.
Ә утыздан узганнарның җавабы бөтенләй сагайта: " Киягә чыгарга минем бер теләгем дә юк. Мин үз аягымда шактый нык басып торам. Кечкенә генә булса да, үз бизнесым, йөрергә машинам, торыр урыным бар. Ир хатыны исемен күтәрү өчен генә тормыш корасым килми. Тик, әни булу бәхетен татый алмау гына бераз куркыта", - дигән фикердә алар. Хатынсыз тормыш - хата, баласыз тормыш - хафа, дигәндәй, танышу клублары эшләп китеп, нәтиҗәсе булсын иде. Парлы яшәүләргә ни җитә!
Гүзәл Хәбибуллина,
Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы.
Фото: http://lyubovmoya.com/wp-content/uploads/2015/07/91152220963291838593.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев