Ни кызганыч, аракы әсирлегендә, бер мәгънәсез гомер кичерүче яшьләр күп арабызда.
Безнең йортта да бар ул беркайда да эшләмичә эчеп йөрүче япь-яшь ир-егетләр. Эчәргә акча табалар, ә фатир өчен еллар буе түләмиләр. Мине күргәч, лаяакыл исерек булсалар да туры атларга тырышалар тагы үзләре.
Элек андыйларга карата нинди дә булса тәрбия чаралары күрәләр иде. Әле дә хәтердә, 1985-86 елларда ПМК-7 дә профсоюз комитеты рәисе булып эшләгән вакыт. Оешмада бер гаилә эшли иде. Ире эретеп ябыштыручы, һәр эштә кирәк кеше. Хатыны гаражда техник хезмәткәр. Ир-егет оста куллы булса да, эчә башласа атна ун көн эшкә чыкмый. Шул вакыт авыл Советы рәисе Флера апа Сафина шул ирнең хатынын һәм мине чакыртып: "Ник эшкә чыкмый ул, нигә чара күрмисез, кеше юкка чыга бит",-дип әрләгәне хәтердә. Ә эчкеченең эшләргә теләге буламыни аның? Аларны дөрес юлга бастыру турында уйлаучылар да күренми, ни кызганыч.
Әле бер көнне теге салырга ярата торган ир-егетләр җыелышканнар да: "Яңгыр юк, бөтен нәрсә корый, кибә",-дип зарланышып торалар. "Ураза аенда сез эчеп йөргәнгә яумый ул",-дидем үзләренә, бәлки шулай аңларлар.
Раилә Дудко.
Нет комментариев