Авыл җирендә кеше табигать белән бер сулышта яши. Елга-күлләр, кырлар-болынлыклар барысы да аның күз алдында. Бары тик табигатькә сакчыл карашта булуны гына онытырга ярамый.
Мин үзем озак еллар район аучылык җәмгыяте әгъзасы. Беркайчан да ауга рөхсәтсез чыкканым булмады. Юлым уңмаса да аптырамадым, чөнки ул күңелгә ял бирә торган шөгыль. Әле дә кыш җитүгә һава сулап тирә-юньне күзәтер өчен чаңгыларда кырларны әйләнеп кайтам. Тик кырларда техника белән аркылыга-буйга йөргән эзләрне күреп җан әрни. Инде болай да санаулы гына калган куяннарны аулау дәвам итә. Мондый җанварларча кыланган аучылар, күрәсең, кануннарны санга сукмыйлар, Аллаһыдан курыкмыйлар. Аларга карата катгыйрак чара күрелмәсә, урман-кырлардагы җәнлекләрнең тәмам бетүе дә бар.
Саклыйк табигатьне, җәмәгать! Булганны бетерү җиңел, әмма аны яңадан торгызу бик авыр. Җәнлекләр белән дә шулай ук. Мылтык авазыннан куркып йөгермәсеннәр, үз өнемдә, үз җиремдә дип иркенләп яшәсен иде алар да.
Шәмгун Усманов.
Күгәрчен авылы.
Фото: http://popgun.ru/files/g/75/orig/1920571.jpg
Нет комментариев