Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Үзен уңай яктан танытты

Соңгы вакытларда газета битләрендә булдыклы яшьләребез турында таныштыруыбызны хуплап бик күпләр үз тәкъдимнәре белән чыга башладылар.

Күптәнге газета укучыбыз бар эштә дә актив булган яшь мөгаллимә хакында мактау сүзләре әйткәч, аның белән якыннанрак кызыксынырга булдым. Балык Бистәсе гимназиясендә укыган елларында ук Алинә спорт төрләре белән шөгыльләнә башлый. Мәктәптән соң Казан дәүләт педогогия университетында укыганда да ул үз шөгылен ташламый. Бигрәк тә җиңел атлетика төре белән мавыга. Югары белем алып туган ягыбызга эшкә кайткач кызны белгечлеге буенча район мәгариф бүлеге иң ерак авылларның берсе Биектау урта мәктәбенә эшкә билгели. Биредә ул инглиз теленнән балаларга белем бирә. Билгеле инде, спорт бәйгеләреннән дә читләшми. Шушы көннрдә генә район үзәгендә оештырылган йөгерешчеләр көнендә дә ул актив катнашып призлы урын яулады. Алинә Шиһапова җәмәгать эшләреннән дә читләшми. Биектау мәктәбе коллективында үз итәләр икән аны.
-Бездә әле яңа гына эшли башлавына карамастан, Алинә үзен булдыклы хезмәткәр итеп танытырга өлгерде. Мәктәп күләмендә оештырылган спорт бәйгеләрендә дә ул үз активлыгы белән күпләргә үрнәк,-ди Рәмзия Камалиева. Халкыбыз бер булганнан бар да була дип тикмәгә әйтми шул.
Галим Аман.
Фото из архива редакции.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газета битләрендә булдыклы яшьләребез