Җыр поэзиясе серләрен ачучы шагыйрь
Күренекле татар шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Шиһаповка 75 яшь
Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Әхмәт улы Шиһапов 1940 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Яншык авылында туа.Олы Солтан авылы урта мәктәбен тәмамлагач, 1957-1961 елларда Казанда В.Качалов исемендәге зур драма театры каршында оештырылган театр студиясендә укый.Бер үк вакытта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры куйган спектакльләрдә күмәк рольләрдә уйный.1961 елдан Татар дәүләт күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) артисты хезмәтендә, күп кенә спектакльлләрдә төп рольләрне башкаручы яшь актер буларак танылу ала.
1972-1974 елларда М.Шиһапов Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Матур әдәбиятны пропагандалау бюросында директор урынбасары булып эшли.1974 елда аны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына баш администратор итеп эшкә чакыралар. Анда ике еллап эшләгәннән соң , ул әүвәл Казан дәүләт курчак театрында(1976-1979) аннары Күчмә театрда(1984-1989) директор вазифаларын башкара.Соңгысында эшләгәндә театрның статусын күтәрергә, аны стационар Тататр драма һәм комедия театры итеп рәсми үзгәртүгә ирешә.1989 елдан 1996 елга кадәр М.Шиһапов Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисенең оештыру мәсәләләре буенча урынбасары булып эшли.1996-2009 елларда Казанда Татарстан Республикасының С.Сәйдәшев исемендәге Казан дәүләт зур концерт залы директоры хезмәтендә.
М.Шиһапов мәктәптә уку елларында ук шигырьләр яза башлый, аларның аерым үрнәкләре Балык Бистәсенең "Октябрь юлы" газетасында басылып чыга.Узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап берничә сәхнә әсәре дә иҗат итә.Г.Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" хыялый романы нигезендә эшләгән "Абага чәчәге" инсценировкасы 1977 елда "Безнең яшьлек ничек башланды" исеме белән Казан дәүләт Курчак театрында куела."Рөстәм маҗаралары" мәктәп дәреслекләрендә дә урын ала.1982 елда Г.Ахуновның "Хәзинә" романы җирлегендә язылган "Кошның да үз оясы була" инсценирвкалары Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйнала.
Шулай да М.Шиһаповның төп иҗат хәзинәсен лирик шигырьләр,җырлар тәшкил итә.Аның лирик шигырьләренә үзешчән һәм профессиональ композиторлар тарафыннан күп кенә популяр көйләр языла("Туй күлмәге", "Әйләнеп кайтыгыз", "Яшьлегем эзләре", "Туган җирсез яшәү юк сыман", "Кыр казларын бергә каршылыйк" , "Җиңү көне җиңел бирелмәде", "Сагынам Балык Бистәсен", "Бәхилләшмим -саубуллашам" һ.б. ).
М.Шиһапов-Татарстан һәм Халыкара Әдәби фонд идарәләре әгъзасы булып сайланды,Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1980) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).
"Мансур Шиһапов җырларын ничек яратып җырлыйлар соң?"-дигән сорау үзеннән-үзе калкып чыга.Моңа гади генә итеп: "Мансур Шиһапов-җыр поэзиясенең серләрен ачкан шагыйрь",-дип җавап биреп булыр.Мисалга "Туй күлмәге" җырын алыйк.Гариф Ахуновның "Хәзинә" романы буенча куелган спектакльгә язды аны Мансур Шиһапов.Җыр бик тиз халыклашып китте.Ник?Хикмәт шундадыр: ул җырда кеше язмышы бар. "Яшьлегемә кире кайтыр идем, кабатланмас булса ялгышлар" дигән бик зур чын фәлсәфә ята анда. Ә талантлы музыкант, җырчы һәм композитор Мәсгут Имашевның моңлы вә сагышлы көе җырның сүзләренә ифрат та тәңгәл килеп, аңа көчле канатлар куя. Әлеге роман буенча Свердловск киностудиясе халык бүген дә яратып карый торган кинофильм төшерде."Яшьлегем эзләре" дигән җырны (музыкасын талантлы башкорт композиторы Рим Хәсәнов язган) халык шулай ук үзенеке итте.Сүзләре дә чын, хикмәтле: биредә "җил белән серләшкән каеннар". "ак шәлен ябынган шомыртлар" бар. Әнә шул конкрет шигъри детальләр шагыйрьне "Яшьлек эзләренә, сагынулы авыл кичләренә" алып киләләр. Ә безнең кайсыбыз авыл кичләрен сагынмый да, яшлек эзләрен моңсуланып искә төшерми? Болар-халык йөрәгеннән килгән авазлар.
Менә шулай Мансур Шиһапов биографиясе - ил тарихының бер бөртегенә әйләнде. Балык Бистәсе районында туган малайның балачак еллары сугыш һәм сугыштан соңгы «каралтылар сүтеп ягылган елларга» туры килә.Бер кабарлык икмәк телеменең дә оҗмах нигъмәтедәй булуын «сугыш балалары» мәңге онытачак түгел.Сугыш чоры балаларының аерым статуска әле һаман ия булмавы Мансур абыйны бүген дә борчый. Фронттан авырып һәм яраланып кайткан әтисе көне-төне эшләп, балаларын югары белемле итәргә тырыша.Мансурның абыйсы Рәшит тә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, дүрт шигъри китап авторы иде.1953 елда, бөтен авыл Сталин үлемен елый-елый кичергән көннәрдә, Мансурның, 12 яшьлек малайның, беренче шигырьләре район газетасында дөнья күрә... 1958 елда Казан театр училищесына укырга кереп, Мансур аны тиздән танылачак сәхнә йолдызлары Вадим Кешнер, Наилә Гәрәева, Ирек Баһманов, Евгений Кузин, Юрий Федотовлар белән 1961 елда тәмамлый. Соңрак, Казан дәуләт университетында да белем алгач, Мансур Әхмәтович төрле җаваплы урыннарда җитәкче буларак хезмәт итә: курчак театры директоры, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының директор урынбасары, Г.Камал исемендәге театрның директор урынбасары вазифаларын җиренә җиткереп башкарды.
1991 елны аны бертавыштан диярлек Татарстан язучылары үз сафларына кабул итәләр, бүген аның шигырь һәм җыр китаплары укучылар кулыннан төшми.
1995елда ул Татарстан Республикасы дәүләт Зур концерт залы директоры итеп билгеләнә һәм биредә уздырылган дөньякүләм вакыйгалар барышында аның гадәттән тыш сәләтле оештыручы, кунакчыл хуҗа була белүе моныңчы күренмәгән яклардан да ачылды.Бөтендөнья татар конгрессы, хатын-кызлар арасында дөнья беренчелегенә шахмат чемпионаты, халыкара «Европа-Азия» музыка фестивале, җәмәгатьчелекнең Владимир Путин белән очрашуы да шундыйлар исемлегендә.
Ә шулай да, аның исемен ишетүгә, безнең күз алдыбызга ул иң элек шагыйрь булып килеп баса.Ара-тирә, ялгыз калган минутларда яки классик музыка тыңлап утырганда, аның кулына каләм килеп керә һәм бу мизгелләрдә күптән эзләнгән кирәкле, бик кадерле ләр табыла, җыр булырлык шигырьләр туа...
Аның 100 гә якын шигыренә язылган җыр эстрада артистлары репертуарында нык төпләнде, бу җырлар Салават, Венера Ганиева, Асаф Вәлиев, Айдар Галимов, Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәп Фәрхетдиновалар башкаруында аеруча уңышлы яңгырыйлар.
Күрше Башкортстан композиторы Рим Хәсәнов белән башланган иҗади дуслыгы да шагыйрьгә бик күп бәхетле минутлар бүләк итте.Шагыйрь әйтүенчә, "кешенең эчке дөньясын торгызып кына калмый, ул аны киңәйтә дә".Тылсымлы сүзләре җырга күчкән шагыйрьгә халык аеруча рәхмәтле, шуңа күрә бүген без якташыбыз Мансур Шиһаповка яңадан-яңа уңышлар без һәм аны янә бер кат юбилее белән котлыйбыз.
Кәбиров Рамазан,
Татарстанның атказанган укытучысы,
Югары Тегермәнлек урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев