Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Ятим хәленә калган колхоз-совхозлар турында

Башка күп кенә авыллар кебек үк безнең Алан Полян авылы да колхоз-совхозлар беткәннән соң ятим хәленә калган иде. Басу-кырлар байтак вакыт буш торды. Игеүче булмагач аларны чүп үләне басып китте.

Ә менә берничә ел элек "Кулон-Агро" холдингы инвестор булып килгәч, авылыбызда хәлләр уңай якка үзгәрде. Иң беренче, әлбәттә, кырларга җан керде. Ничә еллар буе хуҗасыз утырган басуларда иген шаулап өлгерә башлады. Авылда күпчелеге - пенсионерлар. Барысының да пай җирләре бар. Инвестер әлеге җирләр өчен ашлыгын, акчасын даими биреп тора. Кирәк кешегә саламын да кайтарта. Өлкәннәр күнендә дә олыларны бүләксез калдырмый. Ә авыл халкы өчен иң куанычлысы, атнага бер тапкыр яңа пешкән кайнар икмәк китереп сата. Авылда кибет берәү генә, анда да ипи сирәк кайта, шуңа күрә ипи килгән көннәр бәйрәмгә әйләнә. Ипи белән бергә сатарга көнкүреш товарлары да алып киләләр. Сатучы Фәнүзә Миннәхмәт кызына, машина йөртүчеләр Габделбәр белән Дамирга авыл халкы зур рәхмәтле.

Авылыбыз тормышына яңа сулыш өргәне өчен "Кулон-агро" холдингы җитәкчесе Фәхретдинов Альберт Шамил улына һәм аның кулы астында эшләүчеләргә авыл халкы исеменнән зур рәхмәт җиткерәәсем килә. Ничә еллар буе кеше кулы тимәгән җирләрне эшкә яраклы итеп, авыл халкында киләчәккә ышаныч тудырганнары өчен зур рәхмәт аларга! Эшләре гел уңышлы булсын халыкка күрсәткән изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын! Форсаттан файдаланып, "Кулон-Агро" хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән тәбрик итәм. Саулык-сәламәтлек, гаиләләренң иминлек, мул тормыш телим!

Мария Филиппова, Алан Полян авылы

Фото: http://www.24smi.com/img_info_2000_2000_dbce67e3aa3b7e23a869ff766fbb4cfc70b830fe.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: колхозсовхозлар