Мәхәббәт темасы бүгенге көндә дә мәңгелек темаларның берсе булып кала бирә. Аның турында күпме шигырьләр, җырлар, әсәрләр иҗат ителгән. Чын мәхәббәт турында без күбрәк шул әсәрләрдән укып беләбез.
Чын сөю бары тик китапларда, әкиятләрдә генә була, Таһир-Зөһрәләр чоры инде үткәндә калды дип сөйләнәбез. Башка чорда, башка кыйммәтләр өстенлек алган заманда яшибез шул. Яшьләр дә ярлар сайлаганда мәхәббәтне түгел, ә яхшы яшәү мөмкинлекләрен өстен куялар. Тик нәтиҗәсе генә аяныч: күп гаиләләр таркала, әти-әниле ятимнәр саны арта бара. Ә бәлки нәкъ менә ике арада чын мәхәббәт булмау сәбәпчедер моңа? Сораулар күп, ә менә җавапны гына каян табасы? Чынлыкта ерак китәсе түгел икән. Бу сорауларга җавапны мин Ямаш авылында яшәүче Шәмсүн абый һәм Хөснурый апа Гафаровлар гаиләсе белән очрашканнан соң таптым. Быел 13 нче февральдә аларның бергә яшәүләренә 60 ел тула икән. Күңелдә туган сорауларны барлый-барлый күрше авылга юл тоттым. Әнә урам якка каратып салынган алты почмаклы йорт. Бу йортта карт белән карчык яши дип гомер уйламассың. Мине май кояшы кебек елмаеп Хөснурый апа каршы алды. -Син буласыңмы инде ул Балтач кызы? Әйдә җимешем уз, утыр,-дип тәмле теле белән шунда ук үзенә җәлеп итте ул. Аларда кунаклар еш була икән. Әле генә җырчы Салават Фәтхетдинов килеп хәл-әхвәл белешеп киткән. Ник дисәң, Шәмсүн абый соңгы вакытларда каты авырудан соң урын өстендә икән. "Авыру кешене борчып йөрим икән"-дип уңайсызланып куйдым. Тик аның балкып торган йөзен күргәч, күңелдәге уңайсызлык үзеннән-үзе юкка чыкты. Күз алдыннан искиткеч матур, мәгънәле, мәхәббәтле гомер кичергән гаилә тарихы узды...
Шәмсүн абый Гафаров гомер буе машинада эшләп шуннан лаеклы ялга киткән. Әле шушы көнгә кадәр лапас тутырып мал асраганнар, сыер тотканнар. Балачакта күргән авырлыклар аны чыныктырган гына күрәсең. Кырдан урактан кайтып килгәндә, балаларын ач итмәс өчен алган бер уч ашлык өчен әнисен төрмәгә алып китәләр. Башта Бөкәш, аннары Чистай, Казан төрмәләрендә утырырга туры килә аңа. Әтиләре инде бу вакытта исән булмый. Бер абыйсы армиядә, икенчесен ФЗО га алган булалар. Җитмәсә, түләүгә дип сыерларын да алып чыгып китәләр. Дөрес, соңыннан армиядәге абыйлары сыерны кире кайтару җаен таба табуын. Әниләре дә амнистиягә эләгеп ел ярымнан кире авылга кайта. Шәмсүн абый күрше авыл Күкигә йөреп укуын дәвам итә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач абыйсы янына Кемеровога китеп шунда тора. Армия хезмәтен 4 ел Чукотка ярымутравында үткәрә. Аннан соң Мамадышта ике айлык шофёрлар курсы... Шуннан соңгы бөтен гомерен туган авылы, шофёрлык һөнәре белән бәйләгән. Җыр-моңга гашыйк кеше башкача булдыра да алмас иде. Беренче класста укыганда ук үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә ул.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Фәйрүзә Бәдамшина.
Нет комментариев