Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Яңа Ырга яшәүчеләре булышлык сорыйлар

Авылдашлар, ярдәм көтәбез!

Язылмаган тормыш кануннары буенча һәр гаиләдән балалар үсеп җиткәч төрле сәбәпләр белән чит җирләргә таралышалар. Ләкин исән-сау булганда туган авылга кайтып әби-бабаларыбызның хәл-әхвәлен сорашырга да кирәк шул. Бүген чит җирләрдә яшәүчеләр дә бик күп. Ходай тарафыннан бирелгән гомерләре беткәч аларның күбесен авылыбыз зиратына алып кайтып җирлиләр. Әлеге мәңгелек йортыбызның коймалары бик нык тузган. Аны яңарту өчен авыл кешеләреннән генә җыйган акча җитми шул. Шуңа күрә Аллаһы ризалыгы өчен мәңгелек йортыбызга үз кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтсен иде. Авылыбыздан чыккан якташларыбыз аны Яңа Ырга авылы мәчетенә тапшыра алалар.

Илһам Әхмәтгалиев.

Фото: http://www.info-islam.ru/publ/jandeks_novosti/35-263-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев