Урман -сүзендә тирән мәгънә ята. Аны әйтүгә тирә-юньгә ямь биреп, үсеп утырган зифа агачлар күз алдына килә.
Аларда үзәкләрне өзеп сайраучы кошлар, кояш һәм җир җылысына туенган татлы җиләкләр, матур чәчәкләр, башларын кояштан яшергән гөмбәләр, челтерәп агучы чишмәләр берәүне дә битараф калдырмый. Без бар дөньябызны онытып шул матурлыкка омтылабыз, аңа сокланып ләззәтләнәбез. Урман-тереклек иясе өчен яшәү чыганагы, табигатьнең искиткеч олы, кыйммәтле байлыгы.
Тикмәгә генә борынгылар: "Урман -безне үстерүче дә, туендыручы да, киендерүче дә,"-дип әйтмәгәннәр бит.Урман, экология сүзләре, андагы тереклек беркемне дә битараф калдырмаска тиеш. Бу максаттан мәктәпләрдә дә зур эшләр башкарыла. Яз һәм көз айларында районыбыз мәктәпләре биләмәләрендә берсеннән-берсе матур агач үсентеләре утыртыла. Югары Тегермәнлек мәктәбендә, мәсәлән, укучыларыбызны урман серләренә төшендерүче, "Каенкай" исемле түгәрәк эшли. Аны Рамазан абый Кәбиров җитәкли. "Кызыл Йолдыз" урман хуҗалыгы директоры Ринат абый Насыйбуллин да түгәрәккә зур ярдәм күрсәтеп тора. Мәктәп укучылары түгәрәккә бик теләп йөриләр. Үз бурычларын, алга куелган максатларын яхшы аңлыйлар.Табигатьне гөлбакча итү өчен нәтиҗәле эш башкаралар. Киләчәк буынны сәламәт итү максатыннан зур тырышлык куялар! Ләкин соңгы вакытларда халкыбызны табигать белән саксыз эш итүләре генә күңелне борчый.
Зөһрә Гайнуллина.
Казан социаль-гуманитар институтының II курс студенты.
Фото: http://75.rpn.gov.ru/sites/default/files/20-05-4224903_2.jpg
Нет комментариев