Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“Талы өстәлдән”- татлы ризык сезнең өстәлгә барып ирешсен

Безнең якларда туй, кунак табынына зурлап бәлеш утыртканнанар. Иң якын туганнарга кунакка барганда да аны пешереп алып барганнар. Бәлеш - дәү эш, ди безнең халык. Әкълимә әби дә аны яратып, тәмле итеп пешергән. Балаларына, оныкларына өйрәткән.

Бүген ул Марина Хасановада кунакта. Безгә ярма бәлеше пешерү серләрен тәкъдим итә.

Иң элек эчлек әзерлибез. Моның өчен биш стакан дөге ярмасын яхшылап юып, суда бүрттерәбез. Суга бераз тоз салырга кирәк. Бүрткән дөгене сөзгечкә салып саркытып, бер 800 грамм йөзем җимеше, ярты стакан шикәр комы, тәменчә тоз салып болгатабыз.

Хәзер тышлык әзерлибез. Бер стакан җылы сөткә тәменчә тоз, бер йомырка, аз гына чәй содасы, 5-6 кашык атланмай яки сыек май салып камыр басабыз. Капкачка дигәнен бераз кисеп алабыз. Калганын куна зурлыгында җәябез һәм майланган табага салабыз. Камыр өстенә корт (тура) җәябез. Ул камырны көйдерми, бәлеш төбен тәмле итә. Бер килограмм атланмайның беразын корт өстенә турыйбыз да, әзер эчлекне салабыз. Эчлек өстенә калган майны турап бетерәбез. Шуннан соң сары җимеш тезеп чыгабыз. Камырны каплап, капкачка дигәнен җәеп яхшылап беркетәбез. Менә бәлешебез әзер, сыекмай белән майлап, сәгать ярымга газ миченә куябыз. Бер сәгатьтән соң газны кысып куйсак та ярый. Табынга куяр алдынан әретелгән акмай сибеп болгатсак, бәлеш тагын да тәмлерәк булачак. Ашларыгыз тәмле булсын!

Тәмле өстәл күчтәнәче серләрен Голназ Зарипова язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев