“Сугышка жырлап китүчеләрне кайтмый, диләр”
Бөек ватан сугышы башланганда безгә 13 яшь иде. Барлык ир-егетләрне дә сугышка алдылар.
"Китсәң мине дә алып кит, я булмаса салкын Дарья суларына салып кит" дип, жырлар көйләп китәләр иде. Семьян дәдәй дә көйләргә яратты. Ул көнне өеннән чыккач, җыр сузып җибәрүе әле дә хәтеремдә. Кызгыныч, ул сугышта һәлак булды. Йорты да янып көлгә әйләнде. Малаена рәхмәт. Кайтып ул урынга яңа йорт салды.
Сугышка җырлап китүчеләрне кайтмый, диләр. Әллә хак сүзләр. Чөнки андыйлар сугыш кырында батырларча һәлак булдылар.
Күз яшьләре түгеп, эшләмәгән эш калмады. Сыер жигеп Шомбытка, Алан-Полянга задание ташыдык. Ул чорда икмәк белән беррәттән тоз да бик кадерле иде. Гаилә башына ике килограмм тоз алу өчен иртән дүрттә торып бара идек. Балык Бистәсенә килеп, капчык белән орлыкны иңбашына асып кайттык. Ул үрләргә менү читен булса да, беркем дә зарланмады. Бердәмлек белән җиңүне яуладык.
Михаил Чебаков,
Каз-Чаллы авылы.
Фото: http://orpheusmusic.ru/publ/20
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев