Олы Әшнәк авылының " 41 ел балалары" бер табынга җыелды( фотолар)
Сугыш елларының бар авырлыгын күңеллэре аша үткәрәэн, бер тапкыр да " әти" сузен әйтә алмаган, 41 нче ел балаларын , авылдашларын Олы Әшнәк клубы үзенә җыйды .
Авыл үзешчәннәре көче белән хәзерләнгән концерт караганда һэркайсының күзлэрендә яшь тулды. Башкарылган һэр номер шул дәһшәтле елларның авырлыгын ачып бирерлек итеп сайланган иде . Концерт тәмамлангач, ветеран Фатих Шигапов килгән кунаклар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Сонрак аралашу чәй өстәле артында дәвам итте. Бергә уен уйнап, ярлар сөеп, тормыш авырлыгын җилкәләрендә күтәргән авылдашлар хатирәләрен уртаклашып, озак кына сөйләштеләр. Моңаеп кына утырмагыз дигәндәй, җор телле Гарипов Илдар үзенең тормышчан мәзәкләре елмайтып та алды.Өйләренә таралыр алдыннан тагы бер кечкенә генә бүләк булды: җирле үзидарә исеменнән Резедә Хуснутдинова һәркайсына күчтәнәч пакетлары таратты. Бу күңелле кичә өчен зур рәхмәт әйтеп,авылдашлар өйләренә таралышты."Озак гомер яшәгез, сез безнең өчен бик кадерле" дигән уйлар белән карап калдым.
Ләйсән Садреева.

.jpg)
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев