Тормыш булгач, яшәү дәверендә үзгәрешләре булып кына тора. Үләләр дә, туалар да, тормыш та коралар. Барлык очракларда да документ рәсмиләштерү сорала.
Бу тормыш кануны. Документың булмаса, син бер кем түгел: пенсия дә ала алмыйсың, йорт нигезең дә үзеңнеке булып саналмый һәм башкалар. Компьютер, интернет заманасы, кайбер өлкән кешеләр аңлап та бетермиләр, кабатлап та сорыйлар хезмәт күрсәтүчеләрдән. Берәрсе аз гына кырыс сүз әйтсә, югалып та калалар.
Бу җәһәттән бер очрак минем күңелне әле дә әрнетеп йөри. Бер оешмага (исемен әйтмим, кызыксынган кеше миңа шалтыратып сорар, бәлки шушы язмадан соң кайберәүләр нәтиҗә дә ясар, дигән теләк белән калам!) йомышым белән кергәч, гаҗәпсенеп калдым. Тормышның чынлап та торып әле нәрсә икәнен дә белмәгән бер яшь кыз бала янында басып торучы өлкән кешегә урын тәкъдим итү түгел, әйләнеп караучы табылмады. Ә кызыбыз утырамы-утыра?
Минем эшем күп, сезгә аңлатырга вакытым юк, ди. Үзе бер туктамый көлә-көлә телефоннан сөйләшә. Бу ветеранның көнен-төнен фермада, кырларда, амбарда эшләп, зур хезмәт юлы үткәнлегенә иманым камил! Ә ул бер нәрсә дә майтарырга өлгермәгән "бала", җылы сүзен, ачык йөзен жәлли? Сине бит мәҗбүриләп бу урынга утыртмаганнар, сеңлем. Үзең гариза язып, үзеңә акча эшләр өчен килеп утыргансың. Клиентлар булганга сөен балам, алар булмаса синең нигә кирәгең бар соң? Эшлисең килмәсә, китәргә кирәк. Бәлкем синең урынга олы йөрәкле, үз эшен намус белән башкаручы кеше килер. Начар белән яхшылыкны аңлау, чаманы белү-монысы инде һәркем өчен язылмаган тормыш кануны, һәркемнең намус дәрәҗәсе!
Гәүһәрия Галимова .
Нет комментариев