Котлы Бөкәш мәктәбе укытучысы Рәфидә Фәтхетдинова үз хезмәтенә ихлас гашыйк кеше
Котлы Бөкәш мәктәбе укытучысы Рәфидә Фәтхетдинова үз хезмәтенә ихлас гашыйк кеше. Кечкенәдән әнисе, әбисе хезмәтен дәвам иттерергә хыялланып үсә ул.
Шуңа мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кыз туры Алабуга педогогия институтының физика- математика факультетына юл тота. Биредә дә яхшы укуы һәм җәмәгать эшләрендә актив булуы белән таныта үзен. Диплом алгач министрлык юлламасы белән Мамадыш районының Никифрова сигез еллык мәктәбенә эшкә билгелиләр.Ул елларда алар туган авыллары Дусайдан дүрт кыз бирегә эшкә йөриләр.Энергия тулы яшьлекнең күңелле мизгелләрен еш искә ала ул. Бары тик яшләрдән генә торган коллектив күләмле, файдалы эшләре белән районда дан тота башлый. Биредә яңа мщктщп төзелешендә дә алар актив катнашалар.Авылда һәм мәктәп күләмендә оештырылган күп төрле чараларда да һәрчак башлап йөриләр. Араларында югары уку йортын тәмамлап кайткан күрше авыл егете Илдар да була. Егет мәктәптә хезмәт, рәсем, физкультура,хәрби әзерлек фәннәреннән дәресләр алып бара.Шулай бервакыт укытучылар көне бәйрәмендә Рәфидә белән якыннанрак танышып китә ул. Моңарчы бер-берсенә күз атышып йөргән яшьләр арасында сөю хисләре уяна. Озак та үтми, алар матур итеп гаилә корып җибәрәләр.Яшьләр тормышына ямь өстәп нәни уллары дөняга килә..Язмыш җилләре Фәтхетдиновлар гаиләсен 1989 елда безнең районыбызга алып килә. Илдарны Тәб Чаллы авылы мәктәбе директоры итеп билгелиләр.Ә инде Рәфидәне күрше Котлы Бөкәш мәктәбенә эшкә чакыралар. Яңа урынга күченгәч гаиләләренә ямь өстәп кызлары Ләйсән дөньяга аваз сала. Бүген инде аларның һәркайсының үз гаиләләре бар.Тормышта да, хезмәттә дә күркәм үрләр яулый алды бу пар. Мәгариф бүлеге җитәкчеләре дә, ата-аналар да, авыл кешеләре дә аларга бик рәхмәтле. Күпьеллык тырыш хезмәт нәтиҗәсе -Рәфидә Мәгьсум кызы Фәтхетдинованың. югары категорияле укытучы. "Мәгариф" өстенлекле милли проекты кысаларында "Иң яхшы укытучы" грантына ия булды. Районның бу як зонасында методик берләшмә җитәкчесе дә әле ул.
Иң куанычлысы, балачактан сайлаган һөнәренә тугры калды һәм аны йөзенә кызыллык килмәслек итеп башкарды.
Рузидә Гатауллина.
Фото: редакция архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев