Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Котлы-Бөкәш «Дуслык» балалар бакчасында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Безнең Котлы-Бөкәш авылы «Дуслык» балалар бакчасында «Өлкәннәр көне» уңаеннан бәйрәм кичәсе оештырылды.

Бәйрәмгә бакчабызда озак еллар хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан апаларыбыз чакырылды. Музыка җитәкчесе Гөлия Мөхәрләмова һәм тәрбияче Миләүшә Нәҗмиева уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән концерт номеры әзерләделәр. Бәйрәм бакча мөдире Фәридә Мөхәммәтҗанованың котлау-чыгышыннан башланып китте. Ул өлкән апаларыбызга үзенең матур,саф теләкләрен юллап, кайнар котлады.
Матур-матур итеп киенгән кызлар һәм малайлар кунакларга багышлап, матур эчтәлектәге шигырьләр сойләделәр, биеп-җырлап, апаларның кәефләрен күтәреп, күңел ачтылар.Монда әле бакчага йөрүче кайбер балаларның дәү әниләре дә бар иде. Мәликә һәм Рәзифә яраткан әбиләренә матур теләкләрен әйтеп, җыр башкардылар.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Эльмира Минһаҗева,
«Дуслык» балалар бакчасының
физик тәрбия җитәкчесе.
Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчасы балалар өлкәннәр