Котлы Бөкәш авылында өлкәннәр өчен кичә үткәрелде
Күңелдән булса да яшьлеккә кайттык
Котлы Бөкәш авылы китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов ачып җибәрде. Без-өлкәннәр, кичәгә бик теләп килдек. Күңелле концерт карадык. Талантлы җырчыларыбыз, сүз осталары үзебездә дә бар икән бит. Китапханәчеләр исә бәйрәмгә төрле конкурслар әзерләгәннәр. Өлкән яшьтә булсак та, сынатмадык, сорауларга җавапларны тиз таптык. Күңелебез белән бу көнне без яшь вакытларыбызга кайтып килдек.
Безне хөрмәтләп бәйрәмгә чакырганнары өчен өлкәннәр исеменнән барысына да зур рәхмәтемне җиткерәм.
Оркыя Шәйхиева,
пенсионер.
Фото редакция архивыннан алыныды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев