Корноухово мәдәният йортында “Студент тормышының бер көне" дигән кичә узды-Фотолар
Һәр кешенең тормышында сагынып сөйләрлек бер чоры, шул чор белән бәйле истәлекләре, хатирәләре була. Ләкин һәр чор үзенчә якын, кадерле.
Бүген сүзем юмор хисенә бай, һәрбер көннән ямь табып яшәүче, "автомат" сүзенә чын күңелдән сөенүче, туган ягын һәм әнкәй ашларын сагынып кайтучы, лекцияләрне оста итеп "тозлый" белүче студентлар турында. Моның шулай икәнлеген һәм дә студент тормышының кыен, ләкин шул ук вакытта рәхәт тә булганын бары тик үзе студент булып караган кеше генә яхшы аңлый ала торгандыр.
Шушы көннәрдә Корноухово мәдәният йортында "Студент тормышының бер көне" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Әлеге ял итү чарасына студент исеменә ия булган һәркем чакырулы иде. Кичәне без юкка гына шулай дип исемләмәдек. Чөнки студентларыбыз өчен әзерләнгән конкурслы программабыз нәкъ менә студентларның яшәү рәвешен тасвирлауга юнәлтелгән иде. Студентларыбыз үзара ике командага бүленеп көч сынаштылар. Җырлый-җырлый төрле биремнәрне эшләделәр, деканнарының рәсемнәрен ясадылар, төрле һава шартларында, юмор һәм артистлык сәләтен җигеп, йөреп күрсәттеләр, шпаргалкаларны яшерү буенча көч сынаштылар, мәкаль һәм әйтемнәр әйтешеп ярыштылар, студент тормышының традицияләрен, кызыклы хәлләрне искә төшерделәр. Иң мөһим һәм катлаулы биремнәрнең берсе булып "имтихан тапшыру" булгандыр, мөгаен. Һәркемгә "имтихан" өчен махсус билетлар әзерләнгән иде. Студентлар әлеге биремнәрне бик зур осталык белән башкарып чыктылар: кемдер җырлады, биеде, шигырь сөйләде, кемдер мәзәкләр сөйләп, дусларын көлдерде, кемгәдер тизәйткечләр сөйләргә туры килде.
Ике сәгатькә якын барган кичәдән егет - кызларыбыз гына түгел, шәхсән үзем дә бик канәгать калдым. Үземнең дә студент еллар хатирәсен күңелдә яңартты әлеге чара. Бәйрәм тәмамлангач та, кунаклар таралышырга ашыкмады. Кемнәрде истәлеккә фотога төште, кемнәрдер телефон номерлары алмашты, кемнәрдер уртак хатирәләрен барлады. Юкка гына бер күрешү - үзе бер гомер, димәгәннәр инде.
Гүзәл Хәбибуллина.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев