Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Корноухово авылы Мәдәният йортында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап концерт үткәрелде

Корноухово авылы Мәдәният йортында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән концерт үткәрелде.

Авылыбыз үзешчәннәре, мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән программа залда утырган беркемне дә битараф калдырмады. Әлеге чарага авылыбызның төрле буын кешесе җыелган иде. Корноухово Мәдәният йортында эшләп килүче "Молоток" һәвәскәрләр берләшмәсенә йөрүче кызларның берсеннән-берсе матур биюләре, Айрат Хәбибуллин, Любовь Михайлова, Гүзәл Хәбибуллина һәм укучыларның моңлы җырлары, сугыш темасын яктырткан шигырьләре һәркемнең дә күңеленә хуш килде. Дамирә Йосыпованың сәнгатьле итеп "Ана" монологын сөйләгәндә залда утырган апалар күз яшьләрен тыеп кала алмадылар. Ә "Катюша", "Синий платочек", "В землянке" кебек җырларны башкарганда тамашачылар кул чабып, кушылып җырладылар.

Күпме генә "тормыш авыр", диеп зарланышырга яратсак та, сугыш китергән югалтуларны, йөрәк яраларын бер ни дә алмаштыра алмый. Һәр туган таңның кадерен белеп, булганына шөкер итеп яшик.

Гүзәл Хәбибуллина,

Мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев