Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Күккә ашмас җаннар

Таң беленер-беленмәс, трактор гөрелтесенә әрвахларның җаннары уянды. Гадәттәгечә, иң беренче булып, Мәсрурә карчык ризасызлыгын белдереп сукрана башлады.

- Каян килгән гадәт бу: мөселман зиратында каберне трактор белән казыйлар? Монда да тынычлык юк.
Янәшәсендә яткан карты Галимҗанның җаны сүзгә кушылмаса, тавыш озакка сузылыр иде, мөгаен:
- Монда да башымны катырма әле, кортка! Гадәт тикшерә торган урында түгел без. Җирдә техника заманы, авылда көрәк тотып кабер казырлык кеше калмавын да исеңнән чыгарма!
Мәсрурә карчыкның берөзлексез мытырдавына мондагы җаннар күнеккән инде. Ачулы булуының төп сәбәбе - җаны күккә аша алмауда. Ә бит бик сирәк кешенең генә җаны тиз арада урынын таба.
Дөньялыкта алар начар яшәмәде. Галимҗаны белән ике ул үстерделәр. Аларга югары белем алырга булыштылар. Уллары гына татар кызларын үз итмичә,марҗага өйләнделәр дә, Себер ягына китеп олактылар. Аналарын җирләргә бер кайтканнар иде, әтиләре вафатыннан соң тәрәзәләренә аркылы такта кагып киттеләр дә, кайтып күренгәннәре юк. Ата-ана рухына сәдака биреп, дога кылдыру турында аларның башына да кереп чыкмый. Ярый әле авылдашлары Коръән ашы уздырганда: "Җиде буын әби-бабай, искә алучылары булмаганнар рухына", - дип дога кыла. Шул догаларны "тамчы"лап җыя Мәсрурә карчык. Менә хәзер ул тамчыларны да карты белән бүлешәләр.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Мәрфуга Садриева.
Фото: http://images.tvnz.co.nz/tvnz_images/national_news/2013/05/nun__religion__faith__catholic__generic_2_3_4_Master.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әрвахлар сәдака бирү дога кылдыру