Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Күңелдә матур хисләр калды, балыкбистәлеләр сынатмады

Мин үзем Казан шәһәрендәге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытам. Мәдәни тормыштагы һәр яңалык мине читләтеп үтми, һәрберсе белән кызыксынып торам.

Балык Бистәсендә яшәүче туганнарыбыздан үзешчән артистлар тарафыннан бик яхшы спектакль караганнарын ишеттем. Бик ошатканнар, сөйләп туя алмыйлар. Мин бик кызыксынгач, икенче хәбәр итәрбез диделәр.

Менә без Балык Бистәсендә. Мәдәният сарае халык белән тулган. Дамир Сәлаховның "Өзелгән йөзем" спектаклен карарга җыенабыз. Спектакль башланып китте. Артистларның шундый оста итеп уйнауларын күреп, шаккатып утырдым. Һәр артист үз ролендә. Монда режиссер Рифкать Галиевнең оста эшчәнлеген күрәбез. Ул күп еллар шушы труппаны җитәкли икән. Әнәс Низамов белән икесе башкарган рольләр аларның иң оста артист икәнен дәлиллиләр. Тикмәгә генә бик күп бәйгеләрдә катнашып, лауреат исемнәрен алмаганнар шул! Кәримуллин Илшат, Кәримуллина Элвира, Шакиров Илназ һәм Минневалиев Рамилләрнең чыгышлары да искиткеч булды. Төп рольдә уйнаучы Кәримуллин Гөлшатның бу труппада беренче тапкыр гына уйнавы икән. Бик өметле, оста артист үсеп килә. Шулай ук Садриева Фирдәвеснең дә беренче роле икән. Ул да остазларыннан үрнәк алып бик уңышлы чыгыш ясады. Спектакльнең темасы бик актуаль: анда мәхәббәт тә, сугыш афәте дә чагыла.

Спектакльне күңелләрне тетрәндергеч итеп уйнадылар. Артистлар безне елмайттылар да, елаттылар да. Үзем күзләремнән яшьләрне сөртәм, үзем башкаларны күзәтәм. Хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә кулъяулыклары белән күзләрен сөртеп утыралар.

Кеше күңелләрен тетрәндерә алучы артистларга ничек "Афәрин" димисең инде. Спектакль беткәч тә халык бик озак алкышлады аларны.

Мин үзем шәхсән сәхнәгә чыгып артистларга рәхмәтемне белдердем. Аларга иҗади уңышлар теләдем һәм Казанга килеп шул спектакльне куюларын сорадым. Баксаң, алар май башында Казанга килеп, Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сараенда шушы спектакльне куярга җыеналар икән. Казанда туганнарыма, дусларыма, гомумән бөтен казанлылырга шушы спектакльне карарга тәкъдим итәм. Килегез, карагыз, үкенмәссез.

Бу труппа былтыр узган халык театрлары бәйгесендә 2 урынны яулаган икән инде. Аларга иҗади уңышлар, яңадан яңа үрләр-җиңүләр теләп калам.

Илгизә Тимершина,

Казан шәһәре.

Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев