Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Исламия Төхвәтованың Күгәрчен авылында фельдшер хезмәтен башкаруына 30 ел тулды

Уңган, булган бу кыз Балтач авылында туып үскән.

Илдус белән гаилә корып җибәргәч алар олы бер бөтенбулып яши башлыйлар. Авылыбызның хөрмәтле кешеләре булган Зәйнулла абый белән Әсмә апа киленнәрен бик яраталар. 25 елдан артык алар дус-тату гомер кичерделәр. Өлкәннәрнең икесе дә вафат инде. Алар әти-әниләренә соңгы көннәренә кадәр кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Исламия тормышта гына түгел хезмәтендә дә авыл кешеләренең ихтирамын яулады. Аның авыр һәм җаваплы эшенә тел-теш тидерүчеләр булмады. Исламия өчен ял бәйрәмнәр юк диярлек. Тәүлекнең кайсы вакытында чакырсалар да кичекмичә килеп җитә ул.
-Эшемдә әти-әнием, тормыш иптәшем һәрвакыт миңа терәк булмасалар, уңышларга ирешә алмас идем,- ди ул. Бик ашыгыч чакыру булганда авыру янына аны Илдус үз машинасы белән озатыпкуя. Ягымлы карашы, төпле киңәшләре белән бик күп авылдашларына тән сихәте һәм күңел тынычлыгы бирә белә ул. Исламиябезгә лаеклы ялга чыгарга да күп калмаган икән бит. Мактаулы һәм изге эшләре өчен барлык авылдашларыбыз исеменнән аңа олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
Зәйтүнә Гилемханова,
Күгәрчен авылы
Фотоhttp://news.allinfo.kz/accidents/24722/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев