Җилдән туган (хикәя)
Дилбәр быел беренче сыйныфка укырга бара. Дилә әнисе бигрәк ярата шул кызын.
Әнә, көзге алдында үз-үзенә сокланып, бөтерчек кебек әйләнеп-тулганып басып торган кызына нинди соклану, самими ярату хисләре белән карый ул. Үзе дә бик ягымлы шул Дилбәр! Чем-кара чәчләренә куелган ап-ак бантларын ун кат тотып карады, алсу чүәкләренә, ак оекларына йөз тапкыр кагылды,б еренче укытучысына бүләк итәсе чәчкәләрен кабат-кабат иснәп карады. Шул арада әнисенең кочагына кереп:
-Әнием, елама инде. Мин яхшы кыз булырмын, тырышып укырмын, -дип, балавыз сыгып утырган әнисен юатып алды.
Мәктәп ишегалдына керүгә, күңеле тулып китте Дилбәрнең. Һәрбер бала әти-әнисе белән килгән әлеге бәйрәмгә, ә Дилбәр берүзе. Әнисен тагын ашыгыч рәвештә чакыртып алдылар. Аръякта яшәүче Сәлимә әбинең кан басымы күтәрелгән икән. Ачуланмый да, үпкәләми дә ул әнисенә. Эше шундый тынгысыз булгач, нишләтәсең инде?! Ә әтисен бөтенләй дә белми ул. Әнисеннән: "Әтием кайда минем?"-дип бер генә тапкыр сорамады Дилбәр, тик һәрвакыт Дилә сүзне икенчегә борырга тырышты.
-Эх, әбием дә килмәде ичмасам,-дип, авыр сулап алды Дилбәр, күршесе Гөлинәнең әбисе белән җитәкләшеп килгәнен күргәч.
Сыйныф ишегеннән аларны елмаеп укытучылары Чулпан каршы алды. Бер-берләре белән танышкач, Чулпан апалары аларны парта артына утыртты, мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Дилбәрне Рәүф малае Нияз белән бер парта артына утырттылар. Беренче көннән үк уртак тел таба алмадылар алар. Нияз Дилбәрне гел кыерсытты. Әтисез, кыргый, дип атады. Җае чыккан саен чәченнән тартты, я аягын чалып екты, я дәфтәрләрен бозгалады. Көн саен диярлек мәктәптән елап кайткан Дилбәргә әнисе кайчакта юатыр сүзләр дә таба алмады. Укытучысы Чулпан да Ниязга авыр сүз әйтергә шүрләде. Кая инде!!! Ниязның әтисе бит янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе, өстәвенә, мәктәпнең мактаулы иганәчесе дә. Ә Дилә кем?! Ирсез хатын, гади бер шәфкать туташы...
Еллар үткән саен, Нияз үзен күралмас дәрәҗәгә җиткерде. Җиденче-сигезенче сыйныфларда укыганда Дилбәргә "Җилдән туган"дигән кушамат такты. Бу сүзләрнең мәгънәсен әллә аңлады, әллә юк, тик узган барганда "Җилдән туган"дип такрарлый торды.
Беркөн Дилбәр мәктәптән кайтты да, йөзтүбән капланып елый башлады. Озак елады ул. Кызының елаганын читтән генә күзәтеп торды Дилә.
-Кайда, кайда минем әтием?-дип ярсыды Дилбәр. - Бармыйм. Бүтән бармыйм мин ул мәктәпкә. Әбием янына илт мине.
-Кызым, кызым, тынычлан әле .Мине шулай берүземне генә калдырып, әбиең янына китәчәксеңме син?-дип үпкәләде Дилә.
-Алайса әйт. Нигә миңа "Җилдән туган" дигән кушамат тактылар. Әнә, Лилиянең дә әтисе юк, ләкин аны бер дә "Җилдән туган"дип үртәмиләр,-дип, елавын дәвам итте Дилбәр.
- Ә кем әйтә соң сиңа алай диеп?
- Кем, кем. Нияз инде, кем булсын,-диде Дилбәр, елавыннан туктый алмыйча.
- Рәүф малаемы?
Диләнең тәне эсселе-суыклы булып китте.- Алар бит гомерләре белән әтиеңә бурычлы. Әтиең булмаган булсамы?.. Әтиең Әнәс, Рәүф, мин бергә уйнап үстек. Бер урамда яшәдек, бер сыйныфта укыдык. Бик тату идек без. Бигрәк тә әтиең белән Рәүф абыең аерылмас дуслар иделәр. Бергә армия сафларында хезмәт итеп кайттылар. Күп тә үтмәде, авылыбызда янгын сүндерү бүлеге ачтылар. Әтиеңне бүлек җитәкчесе итеп куйдылар, ә әтиең Рәүфне үзенең ярдәмчесе итеп алды. Дус, тату эшләделәр. Бу вакытта безнең әтиең белән мәхәббәтебез чәчәк аткан вакыт иде. Өйләнешергә сүз куештык. Туй итәргә бер атна кала, минем янга Рәүф абыең килде.Әтиеңә кияүгә чыкмаска үгетләде, алларыма тезләнеп, хисләрен аңлатты. Әтиеңне аңгыра, җавапсыз, дип атады, хыянәттә,оятсызлыкта гаепләде, ә үзен күкләргә чөеп мактады. Син, кызым, берүк ялгыш уйлый күрмә. Әтиең синең җир йөзендәге иң гадел, иң яхшы, иң игелекле кеше иде, -диде дә Дилә, елап җибәрде.
-Бик яхшы иде шул әтиең. Артык әйбәт булуы харап итте дә инде аны. Рәүфнең янауларына да карамыйча, гөрләтеп туй иттек. Бәхетле яшәдек. Бер елдан сине таптым. И-и-и...Яратты да инде сине әтиең. Өрмәгән җиргә дә утыртмады. Тик гомере генә бик кыска булды шул. Барысына да шул Рәүф гаепле.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Гүзәл Хәбибуллина.
Фото: http://www.funlib.ru/cimg/2014/101604/0926564
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев