Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

" Җиңү салюты" күпләрне янәдән тетрәндерде

Матур булсын тормышлар! Сугыш...Әлеге сүзне ишетү белән,күнелнең иң нечкә кылларына кадэр тетрәп куя.Ул елларның авырлыгын без-яшь буын,эби-бабаларыбызның сөйлэгәннәреннән генә беләбез,тик шулай да,кузләр яшьләнә.Сугыш вакытларының бар ачысын үз җилкәләрендә кутәргән өлкәннәребезне сөендерәсе,күңелләрен күтәрәсе килә. Ветераннарны хөрмәтләп,Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә илебезнең төрле почмакларында бәйрәм чаралары үткэрелә.Безнең район җирлегендә дә 23...

.Мин билгеләнгән урынга килгәндә,ак яулыклы апалар автобус килүен зур түземсезлек белән котә иделәр.Үзара сөйләшеп тә алалар.Автобуска утыргач та,Кече һәм Олы Әшнәк авылы апалары яшь чакларын искэ алып,аралашып бардылар.Аларның буген күптәнге хыяллары чынга ашты,алар Изге Болгар җирләренә сәяхәткә чыктылар.Күңелләр җилкенуе дә өстәлдеме,барып җиткәнне сизмәдек тә.Күп тапкырлар барганым булгач,әбекәйләргә барлык биналарның тарихларын сөйләп,таныштырп йөрдем.Әлеге урында күңелләренә барысы да бик якын,соклануларын яшермичә,"Аллага шөкер,килдек әле!"-диеп,сөенеп йөрделәр.Бу сәфәрне оештырган өчен,җирле үзидарә башлыгы Резедә Хөснетдиновага,автобус биреп,юлга озатканга Илфат Хоснетдиновка мен рәхмәтләр укыдылар.Барчасына да хәерле гомер,ныклы саулык сорап,дога кылдылар.Оныкларына,балаларына истәлекле бүләкләр алдылар.Изге урыннарның җылылыгын якыннарына да бүләк итәселәре килде аларнын.Әкренләп,кайтыр юлга кузгалдык.Гарафутдинова Гөлсинә апа юл буе яшь чактагы җырларны җырлап,күңелләрне күтәрде,кайтып җиткәнне сизми дә калдык.Җаннарга сихәт алып,иркенләп аралашып кайттык без бу сәяхәттән.Кабаттан очрашырга һәм Биләр шәһәрчегенә барырга сүз куешып таралыштык.Илфат абый автобус кына бирсен,баралар эле алар,баралар,алла бирса!.

Ләйсән Садреева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев